Диана Хоботина: «Бары тик яхшы эшләр генә бу дөньяны коткарачак»
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү һәркемнең тормышында сизелерлек чагылыш тапты. Өлкән буынга һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аеруча авырга туры килә. Әмма авыр вакытларда мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер кешеләр табыла.
Балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Диана Хоботина махсус санитар-эпидемиологик режим кертелгәннән соң ук волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган.
- Диана Владимировна, үзегезнең волонтерлык юлыгыз турында сөйләгез әле. Барысы да нәрсәдән башланды?
-24 мартта мине сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина чакыртып, каникуллар вакытында волонтерлык эше белән шөгыльләнергә: пенсионерларга азык-төлек һәм дарулар илтергә тәкъдим итте. Мин шунда ук ризалаштым. Икенче көнне район Башкарма комитетында безгә форма тараттылар һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
- Сезнең волонтерлык вазыйфаларыгызга нәрсә керә?
- Безгә барырга кирәк булган адресны хәбәр итәләр. Урында сатып алырга кирәк булган продуктлар исемлеге алабыз. Моннан тыш, даруларга рецептлар сорап поликлиникага йөрибез. Аннары аларны даруханәдән алып кайтабыз. Авырлык зур, әмма мин үземнең бу юлны сайлавыма бер дә үкенмим.
-Сезнең өчен иң авыры нәрсә? Волонтер эшендә иң катлаулысы нәрсә?
- Волонтерлык эшчәнлеге авыр дип әйтмәс идем. Һәр кешенең атнага 2-3 тапкыр дежур тору графигы бар. Гаризалар күп була: продуктлар буенча 10-15 һәм дарулар буенча 30га кадәр. Ә хәзер, музыка мәктәбендә дәресләр дистанцион режимда барганда, мохтаҗлар белән эшне бергә алып бару җиңел түгел. Тик мин барыбер тырышам.
- Шәхси саклану чараларын сез үзегез сатып алдыгызмы, әллә алар белән үзәкләштерелгән төстә тәэмин итәләрме?
-Беренче дежурлыкка битлек, перчаткалар һәм хлоргексидин антисептик сыйфатында бирделәр. Тик шәхси саклану чаралары минем үземнеке дә бар, миңа алар җитә.
- Сезгә бик күп кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Сез инфекциядән курыкмыйсызмы?
- Чир йоктырудан курыкмыйм, чөнки эштә мин һәрвакыт перчатка һәм битлек белән эшлим. Битлек гади медицина маскасы түгел, ә респиратор белән. Ул күпкә яхшырак.
- Сез волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә уйлап та әлегә кадәр хәл итмәгән кешеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
-Сәламәтлек мөмкинлек бирсә, мондый катлаулы чорда волонтерлык белән шөгыльләнергә кирәк. Кем дә булса яхшы эш эшли икән, ул аның үзенә кире кайта. Әгәр үзегезгә түгел икән, балаларыгыз яки оныкларыгызга. Өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле. Күңелдә җылы булып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев