Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дин тотучылар өчен мәчет иң олы бүләк

Үткән пәнҗешәмбе көнне тантаналы төстә Комлы Ковалида "Салих" исемле яңа мәчет ачылды. Мөселманнар өчен шатлыклы бу вакыйга үзен озак көттермәде. Төзелешкә беренче ташны салганнан бары бер ел үтте. Менә бу искиткеч дини объект авыл халкын каршы алды. Ә аны иң яхшы үз проектларын генераль директор Дамир Сафин җитәкчелегендә "Казан стройконсорциум"...

Үткән пәнҗешәмбе көнне тантаналы төстә Комлы Ковалида "Салих" исемле яңа мәчет ачылды.

Мөселманнар өчен шатлыклы бу вакыйга үзен озак көттермәде. Төзелешкә беренче ташны салганнан бары бер ел үтте. Менә бу искиткеч дини объект авыл халкын каршы алды. Ә аны иң яхшы үз проектларын генераль директор Дамир Сафин җитәкчелегендә "Казан стройконсорциум" төзелеш компаниясе тормышка ашырды.

Дин тотучыларга уңай булсын өчен мәчет янәшәсендә ифтарлар һәм мәҗлесләр, ашлар үткәрүез өчен пылау һәм башка ризыклар әзерләү өчен махсус миче булган кунак йорты төзелгән. Юыну өчен махсус бина бар. Моннан тыш мәчет янәшәсендә балалар мәйданчыгы җиһазланган. Ә төп бинада иркен намаз уку залларыннан тыш балалар белән шөгыльләнү өчен сыйныф та бар.

Дин кардәшләрен бу зур вакыйга белән имам-мөһтәсиб Рәвгать хәзрәт, ТР имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Салих" мәчете имамы Рәшид хәзрәт Туктамышев, Лаеш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев котлады. Алар мәчет ачылу авыл тарихына милләтара дуслыкны ныгытуга, үсеп килүче буынга әхлак тәрбиясе бирүгә булышлык итә торган зур вакыйга булып керер диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево