Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дөнья әниләр назы белән матур

Бик тә якын һәм гаилә бәйрәме булган Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне иң газиз кешеләр - әниләр адресына бик җылы котлау сүзләре яңгырый. Мария Павлова Автор фотосы Районда бу көнне бәйрәм җиткәнче үк билгеләргә тотындылар. Чәршәмбедә Лаеш үзәк китапханәсендә "Хатын-кыз - ана, син мәхәббәттә...

Бик тә якын һәм гаилә бәйрәме булган Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне иң газиз кешеләр - әниләр адресына бик җылы котлау сүзләре яңгырый.

Мария Павлова

Автор фотосы

Районда бу көнне бәйрәм җиткәнче үк билгеләргә тотындылар. Чәршәмбедә Лаеш үзәк китапханәсендә "Хатын-кыз - ана, син мәхәббәттә бөек һәм искиткеч"! дип исемләнгән үзенчәлекле чара булды. Чәй табыны янында гүзәл аналар шигырьләр сөйләделәр, яраткан җырларын башкардылар, биеделәр, гитарада уйнадылар. Кунаклар сәхнәләштерелгән тамашаларда катнаштылар һәм үз әниләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Атна ахырында төрле яшьтәге әниләр Сокуры авыл китапханәсенә ял кичәсенә җыелдылар. Монда да җылы сүзләр күп әйтелде. Кичәгә килүчеләр үз әниләре хакында сөйләделәр һәм алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мәдәният йорты фойесында иҗат эшләре күргәзмәсе һәм "Молодые годы" клубына йөрүчеләрнең фотоколлажы урын алган. "Хуҗабикә" клубы әгъзаларының татып карау мөмкинлеге биргән кулинар бәйгесеннән соң кичә чәй эчү һәм җырлар белән тәмамланды.

Державино авылында яшәүчеләр "Әнием җылысы" әдәби-музыкаль кичә кунагы булдылар. Бәйрәмдә кадерле әниләребез һәм әбиләребез турында шигырьләр, җырлар яңгырады, күңелле конкурслар һәм шаян сораулар белән викторина үткәрелде. Гүзәл затлар әниләр турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм уеннарда катнаштылар. Авыл китапханәсендә эшләүче "Яшә, китап" түгәрәгенә йөрүче бакча балалары һәм башлангыч сыйныфларда укучылар чыгышы әниләргә аеруча ошады.

Тантаналы концерттан башка бәйрәм буламы соң! Лаеш мәдәният йортында күп балалы әниләрнең сәхнәгә чыгуын алкышлап каршыладылар. Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова кешелекнең гүзәл вәкилләренә бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

Кечкенә артистлар әниләр турында күңелләргә үтә торган шигырьләр сөйләделәр. Вәсимә Хәкимова һәм Анастасия Федосеева моңлы җырлары белән җәлеп иттеләр. Яшь йолдызчыклар Ирина Соловьева һәм Мария Опарина заманча көйләр белән сөендерделәр.

Лаешның 1нче гимназиясе мода театры чыгышы тамашачыларны битараф калдырмады. Караңгыда диярлек фонарьлар яктысында унынчы сыйныф укучылары киләчәкнең авангард модельләрен тәкъдим иттеләр.

"Как родная меня мать провожала" көенә гимназия егетләре биюе тамашачыларның барысына да ошагандыр."Камские зори" ветераннар хоры һәм башка артистлар чыгышларын да яратып кабул иттеләр.

Район мәдәният йорты фойесында бәйрәм концертыннан кәефләре күтәрелеп чыккан әниләрне бүләкләр белән каршыладылар. Аларны "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге вәкилләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район