Екатерина Дмитриевна Лапташкина төгәл 100 ел яшәде
Көчле характерлы ябык кына бу хатын - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Екатерина Дмитриевна Лапташкина 1921 елның 10 ноябрендә Мысы авылында (хәзерге вакытта Лаеш районы Мысы поселогы) туган. Гаилә башлыгы артельдә балыкчы, әнисе сыер савучы булып эшли. Ә эштән соң күп балалы крестьян гаиләсе басуда хезмәт куя.
Екатеринаның хезмәт эшчәнлеге башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлагач колхозда башлана. 1939 елда ул Лаеш элемтә узелы коммутаторына телефонистка булып эшкә урнаша.
Фашист илбасарларының һөҗүм итүе турында Екатерина Дмитриевна беренчеләрдән булып ишетә. Ул фронтка ыргыла, моның өчен атарга өйрәнергә йөри һәм шуышып үрмәләргә өйрәнә.
Төп эшеннән тыш Екатерина Дмитриевнаны документлар белән Столбищега ягулык алырга җибәрәләр. Дизель өчен ягулыкны ат белән алып кайталар, еш кына Лаештан Столбищега җәяү барырга туры килә. Сугыш бетүе турындагы хәбәрне ул коммутаторда телефон элемтәсе каналлары аша белә.
60нчы елларда Казанда “элемтә технигы” белгечлеге буенча курслар тәмамлый һәм Лаеш элемтә конторасының (хәзерге вакытта – Лаеш РУЭСы) көчәйткеч пунктына эшкә күчә, анда 1986 елга кадәр эшли. Юбилярның гомуми эш стажы – 47 ел.
Ире – Лапташкин Николай Петрович – Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыныч вакытта почтада дизелист булып эшли (1974 елда вафат була). Алар бергә уллары Николайны (1948-1998) тәрбияләп үстерәләр, ул аларга ике онык бүләк итә.
Хезмәттәге уңышлары өчен ул эш урыныннан күп санлы грамоталар, Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.
Ул юбилейның икенче көнендә иртәнге алтыда арабыздан китте. Көчле рухлы кечкенә гәүдәле бу хатын туганнарын һәм якыннарын бер гасыр үз җылысы белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев