Эколигик фестиваль – нинди шәп
2017 ел экологиягә багышлана. Шуңа күрә мәдәният бүлеге тәкъдиме белән Лаеш районында "Җир - уч төбендә" дип исемләнгән экологик фестиваль үткәрергә булдылар. Анда районның 21 торак пунктыннан 120 кеше катнашты. -Без үзебезнең Җир өчен җаваплы, - Сокуры мәдәният йорты сәхнәсеннән бу сүзләр бер мәртәбә генә яңгырамады. Номерлар төрле жанрларда күрсәтелде...
2017 ел экологиягә багышлана. Шуңа күрә мәдәният бүлеге тәкъдиме белән Лаеш районында "Җир - уч төбендә" дип исемләнгән экологик фестиваль үткәрергә булдылар.
Анда районның 21 торак пунктыннан 120 кеше катнашты.
-Без үзебезнең Җир өчен җаваплы, - Сокуры мәдәният йорты сәхнәсеннән бу сүзләр бер мәртәбә генә яңгырамады.
Номерлар төрле жанрларда күрсәтелде - җырлар, юморескалар, шигырьләр. Ансамбльләр дә, аерым башкаручылар да чыгыш ясады.
-Миңа сәхнә киемнәре ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Резеда Сибатова. - Программа бик тә кызыклы булып чыкты. Татар Сараланыннан Рәмзия Давытеваны билгеләп үтәсем килә. Ул шигырьләр яза, китабы чыкты, хәзер икенчесе өстендә эшли. Рәмзия сүзләренә күп җырлар иҗат ителгән, аларны татар артистлары яратып башкаралар. Фестивальдә шагыйрә киекләр һәм кошларны саклау турында язган шигырьләрен укыды.
Һәр номер яхшы әзерләнгән, күңел биреп башкарылды, тамашачыларга ошады. Артистлар да төшеп калмаган - тавышлары үзәкләргә үтә. Мәсәлән, 25 Октябрь исемендәге поселокның "Сударушки" һәм Чирпының "Чирпышечки" ансамбльләрендәге кебек. Урта Девятоволылар үз чишмәләре турында җырладылар. Мария Казанбаева (Ташкирмән) тамашачыларны чиста һәм көчле тавышы белән сокландырды. Сәхнәгә мангал, импровизацияләнгән шашлыклар белән кулларына лейкалар, чиләкләр һәм башка бакча кирәк-яраклары тотып чыккан, дача турында театральләштерелгән шаян җыр башкаргән лаешлыларны тамашачылар алкышларга күмделәр.
Концерт программасын Светлана Мурзина исемендәге "Мурзилки" театр студиясе җитәкчесе Светлана Арсютова алып барды.
Фестиваль азагында катнашучыларга дипломнар тапшырдылар.
Зөһрә Лезина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев