“Экспромт“ триумф белән кайтты
"Экспромт" хореография ансамбле (җитәкчеләре Эльмир Сөләйманов һәм Гөлнара Гәрәева) Мәскәүдә үткән балалар һәм яшьләр иҗатының "Бегущая по волнам" Халыкара фестивалендә берьюлы ике беренче урын иясе булды. Моннан тыш, Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән биюләр өчен "көмеш" һәм "бронза" да яуладылар. Конкурста Россия шәһәрләреннән һәм якын чит...
"Экспромт" хореография ансамбле (җитәкчеләре Эльмир Сөләйманов һәм Гөлнара Гәрәева) Мәскәүдә үткән балалар һәм яшьләр иҗатының "Бегущая по волнам" Халыкара фестивалендә берьюлы ике беренче урын иясе булды.
Моннан тыш, Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле номинацияләрдә тәкъдим ителгән биюләр өчен "көмеш" һәм "бронза" да яуладылар.
Конкурста Россия шәһәрләреннән һәм якын чит илләрдән 150 дән артык коллектив һәм 5 тән 25 яшькәчә төркемнәрдә аерым башкаручылар катнашты. Фестиваль җиңүчеләрен халыкара үрнәктәге дипломнар белән бүләкләделәр.
Фестиваль вакытында жюри составындагы әйдәүче педагоглар һәм атказанган мәдәният эшлеклеләре осталык сәгатьләре үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев