Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә билгеләү

Лаеш муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре коллективы Венера Әхмәтовна Дәүлиеваны Лаеш интернат мәктәбе ГБОУ директоры вазифасына билгеләнү белән котлый һәм уңышлы хезмәттәшлек, һөнәри осталыгы,мәгариф системасында фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерә. Кадерле Венера Әхмәтовна, Сез гомерегезнең шактый өлешен районның мәктәпкәчә белем бирү тармагына багышладыгыз, бу мөһим эшкә бар көчегезне...

Лаеш муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре коллективы Венера Әхмәтовна Дәүлиеваны Лаеш интернат мәктәбе ГБОУ директоры вазифасына билгеләнү белән котлый һәм уңышлы хезмәттәшлек, һөнәри осталыгы,мәгариф системасында фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерә.

Кадерле Венера Әхмәтовна, Сез гомерегезнең шактый өлешен районның мәктәпкәчә белем бирү тармагына багышладыгыз, бу мөһим эшкә бар көчегезне бирдегез,безгә гади булмаган, кыен хәлләрдә карар кабул итүдә ярдәм иттегез.

Күңел җылылыгыгыз өчен, үз эшегезне яратуыгыз һәм бездә тәрбияләнүчеләрне даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт.

Яңа эшегез фәкать шатлык китерсен, ә уңыш яңа максатларга ирешүгә көч бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район