Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләргә теләгәннәргә дәүләт ярдәм итә

Районның авыл хуҗалыгы тармагында 1600 дән артык кеше хезмәт куя, алар хуҗалык итүнең төрле формаларына берләшкән: җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, фермер хуҗалыклары, агросәнәгать комплекслары. Аларның барысы дәүләт ярдәменнән файдалана. Узган чорда хуҗалык итүнең кече формаларына 14 миллион сумлык 71 ташламалы кредит бирелгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка артык. Кредит...

Районның авыл хуҗалыгы тармагында 1600 дән артык кеше хезмәт куя, алар хуҗалык итүнең төрле формаларына берләшкән: җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, фермер хуҗалыклары, агросәнәгать комплекслары. Аларның барысы дәүләт ярдәменнән файдалана.

Узган чорда хуҗалык итүнең кече формаларына 14 миллион сумлык 71 ташламалы кредит бирелгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка артык. Кредит акчаларына 939 баш мөгезле эре терлек алынган, 858 (+22 бина бер елда) терлекчелек бинасы төзелгән. Узган елда яшь кошлар сатып алуга субсидия бирү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы эшли башлады, 170 мең сум алынды. Рвйонда сыер абзарларын капиталь ремонтлау, силос-сенаж чокырлары төзү буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла, ул чыгымнарның 30%ын ТР бюджетыннан каплауны күздә тота. Аның ярдәмендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә Вафин Р.К. КФХ, "Березовка" ЧҖҖ, "Атабай", АФ ЧҖҖ дә 100 башка һәм Вафин Р.К. КФХ да, "Йолдыз"ЧҖҖ, "Урта Девятово" ЧҖҖ, "Агрофирма "Семиречье" ЧҖҖ (Лаеш) 200 башка исәпләнгән сыер абзарлары ремонтланган. Вафин Р.К. КФХда 1000 тонна сыйдырышлы силос-сенаж чокыры төзелгән. Терлекчелектә гаилә фермалары булдыру программасының нәтиҗәсе яхшы. Бу юнәлеш авыл халкында кызыксыну уятты һәм аның нәтиҗәсе булып районда 30 гаилә фермасы уңышлы эшли. 2016 елда ике гаилә фермасы оешкан (мөгезле эре терлек симертү һәм кәҗә сөте җитештерү буенча).

2017 елда өч гаилә фермасын төзеп бетерү планлаштырыла. "Татарстан Республикасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча 3,6 миллион сум күләмендә грант алынган. Яшь фермер Михаил Трусенев конкурста катнашып "Эш башлаган фермерларга ярдәм" программасы буенча сөт кәҗәләре үрчетүгә 1,5 миллион сум грант откан. Ул сөт кәҗәләрен 50 башка җиткерергә планлаштыра. Узган елда фермерлар тарафыннан 1328 тонна сөт (алдагы ел белән чагыштырганда 111%), 307 тонна ит (105%) җитештерелгән. 65 миллион сумлык продукция сатылган, алдагы чордагыдан 130 процент.

Күрелгән чаралар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру мөмкинлеге бирә. 2016 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3 миллиард 938 миллион сум тәшкил иткән, бу 2015 ел дәрәҗәсеннән 30 миллион сумга артык. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең уртача хезмәт хакы 22040 сум тәшкил итә, бу 2015 ел дәрәҗәсеннән 6 процентка югары. Авыл хужалыгында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча без республика районнары арасында дүртенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район