Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фамилия җаваплылык йөкли

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №4 районара инспекциясендә 1993 елның гыйнварыннан Россия Федерация Президенты фамилиядәше - Алексей Путин эшли. Бу фамилия марканы сакларга мәҗбүр итә. Алексей Евгеньевич хезмәт эшчәнлегенең беренче көненнән үк үзен грамоталы, оештыру сәләте яхшы булган җаваплы белгеч итеп таныта. Шуңа күрә 2010 елның июлендә аны инспекция...

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №4 районара инспекциясендә 1993 елның гыйнварыннан Россия Федерация Президенты фамилиядәше - Алексей Путин эшли. Бу фамилия марканы сакларга мәҗбүр итә.

Алексей Евгеньевич хезмәт эшчәнлегенең беренче көненнән үк үзен грамоталы, оештыру сәләте яхшы булган җаваплы белгеч итеп таныта. Шуңа күрә 2010 елның июлендә аны инспекция начальнигы итеп билгелиләр. Бәлки гади кешеләр салым җыючылар көн саен күргән саннар агымын аңлап та бетермәсләр. Дәүләт казнасы тулылану аларның игътибарлылыгына, белеп эш итүләренә, төгәл булуларына бәйле.

-Безнең инспекция 15 меңнән артык салым түләүче белән эш итә, шул исәптән 9 мең юридик зат һәм 6,7 мең шәхси эшмәкәр,- дип сөйли Алексей Путин.-Россия Федерациясе бюджет системасына салымнар һәм җыемнарны туплау буенча заданиене үтәү - салым хезмәте эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.

Бу заданиенең үтәлеше күп яктан җитәкчедән, аның эшне белеп планлаштыруыннан һәм оештыруыннан тора. Саннар үзләре турында үзләре сөйли 2014-2016 елларда федераль, республика һәм җирле бюджетларга салымнар җыю 100 процентка һәм аннан да артык үтәлгән.

-Россия Федераль салым хезмәтенең салым органнары эше нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән салым кертүләре үсешен тәэмин итү һәм җыю дәрәҗәсен арттыру буенча дәүләтнең мөһим бурычлары үтәлде,- дип сүзне дәвам итә Алексей Евгеньевич.- 2014 елда салымнар җыю 100,5%, 2015 елда -100,3%, 2016 елда - 98,0% тәшкил итте, бу йөкләнгән функцияләрне үтәү сыйфатын бәяләү билгеләре буенча 5 балл тәшкил итә. Инспекциянең контроль эшләре нәтиҗәләре буенча салымнарны исәпләп бетерү һәм керү буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелә. 2014 елда түләтеп бетерү проценты 67,0%, 2015 елда - 59,0%, 2016 елда-59,0%.

Исәп һәм контроль - салым инспекциясе эшендә алар булу мәҗбүри. 2014 елда салым исәбе үткәрү нәтиҗәсендә 173640 физик затның милкенә 65 миллион 973 мең сумлык салым исәпләнгән һәм җыелган, ә җир салымы буенча -74830 салым түләүчегә 98325-мең сумлык салым исәпләнде. Бу күрсәткечләр елдан ел тотрыклы.

Хезмәттәшләре Алексей Путинның шәхси җаваплылыгын, үзенә дә, бергә эшләүчеләргә дә таләпчән булуын әйтәләр. Ул үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өстендә даими эшли, законнардагы барлык үзгәрешләрне белеп тора. Шуның нәтиҗәсендә бүлекләрдә эш төгәл оештырылган һәм алар тотрыклы эшлиләр. Аларга йөкләнгән бурычларны үтәү буенча уңай күрсәткечләргә ирешәләр.

Гамәлдәге салым законнарын төптән белү һәм зур практик эш тәҗрибәсе абруй һәм инспекция коллективында һәм Татарстан башкаласы коллегалары арасында хөрмәт уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев