Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин: “Төп бурыч – авыл тормышын саклап калу”

Лаешта авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

 Очрашу гадәти көзге тур кысаларында республиканың 11 районы вәкилләрен җыйды. Фәрит Хәйруллович билгеләп үткәнчә, быел аның форматы үзгәргән: башта түгәрәк өстәлләр үткәрелә, аларда авыл җирлегендәге бурычлар һәм проблемалар турында сүз бара. Аннан соң күтәрелгән мәсьәләләр пленар утырышта тикшереләләр, аларны беркетмәгә кертәләр, аннан соң алар республика җитәкчелегенә җиткерелергә тиеш.

Беренче өстәл “ Кооперация хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең нәтиҗәле инструменты буларак” дип аталды. Аны оештыручылар – ТР икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм Казан кооператив институтының кооператив модельләштерү лабораториясе мөдире Ринат Мамаев. Икенче “ Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә якын килүләр” өстәлендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм “ТНВ” телеканалының иҗтимагый-сәяси программалар директоры Рамил Гарипов катнашты. “Авылны үстерү программалары аша авыл тормышы рәвеше” дип аталган өченче түгәрәк өстәл Ришат Хәбипов чыгышы белән ачылды, аны ТРның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Ранэл Зиннәтуллин алып барды. Анда, өлешчә, авыл җирләреннән яшьләрнең китүе, мәдәният өлкәсендә яхшы белгечләр җитмәү, торак проблемасы һәм авыл яшьләре өчен җир участоклары алу кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Пленар утырышны Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул кунакчыллыгы өчен Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерде һәм килүчеләргә әзерләнгән күргәзмәләр белән танышырга тәкъдим итте. Аларның берсе мәдәният йортына керү урынында урнашканында Лаеш авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче техникадан гыйбарәт иде. Мәдәният йорты фойесындагы экспозицияләр район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләрнең төрледән төрле продуктларыннан тора иде.

Фәрит Мөхәммәтшин бу очрашуларның төп бурычын билгеләп үтте:

-Без авылны һәм авыл тормышын саклап калырга тиешбез. Авылда яшәүчеләр олыгая һәм сан ягыннан кими. Хәзер республикада 3 миллион 850 мең кеше яши. Ун ел элек тә шулкадәр иде, әмма авыл җирендә миллионнан артык кеше яшәде. Хәзер – 850 мең. Безгә авыл кирәк, - диде Фәрит Хәйруллович. -  Эре шәһәрләрдә яшәүчеләр азык-төлексез калмасын өчен генә түгел. Без авыл кешесе яшәеш образын сакларга тиеш. Ул – безнең тарихыбыз һәм халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны, телебезне, мәдәниятебезне саклаучы да. 2019 елга һәм аннан соңгы өч елга Татарстан хөкүмәте шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең барлык формаларын һәм чараларын күздә тота.

Район башлыгы Михаил Афанасьев районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшендәге уңай динамика, авыл халкын хуҗалык итүнең кече формаларына җәлеп итү турында сөйләде. Михаил Павлович уңышның фермер хуҗалыкларында районның эре предприятиеләрендәгедән күпкә югары булуына басым ясады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан аграрийлары хәле турында доклад белән чыкты. Чарада шулай ук авыл җирлекләре арасында барган республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл