Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Габишевода ничек итеп тылсымлы ботка пешергәннәр

Авыл көне - гадәти бәйрәм. Аны поселокның күп милләтле халкы үз иткәнгә яши ул. Монда тантаналы вакыйгаларны бергә үткәрү, кыен хәлләрдә ярдәм итү, бер береңә кунакка йөрү гадәти күренеш. Авыл көненә дә гаиләләре белән килделәр: руслар, татарлар, чуашлар... Мәдәни-спорт комплексы белгечләре кызыклы программа әзерләгәннәр, аның нигезендә халык гореф-гадәтләре ята. Кунакчыллык...

Авыл көне - гадәти бәйрәм. Аны поселокның күп милләтле халкы үз иткәнгә яши ул.

Монда тантаналы вакыйгаларны бергә үткәрү, кыен хәлләрдә ярдәм итү, бер береңә кунакка йөрү гадәти күренеш. Авыл көненә дә гаиләләре белән килделәр: руслар, татарлар, чуашлар... Мәдәни-спорт комплексы белгечләре кызыклы программа әзерләгәннәр, аның нигезендә халык гореф-гадәтләре ята. Кунакчыллык - шуның берсе.

Килүчеләрне ачык йөз белән алып баручылар ролендә булган рус гаиләсе каршы алды. Башта аларның ут яктысына татар гаиләсе килеп керде, буш кул белән килмәгәннәр - хуш исле бәлешләре, пешкән каз һәм татар җырлары. Ә аннан күрше кызлары башкаруында рус җырлары яңгырады. Күршедәге оста куллы ханым да кереп җитте һәм үзенең чиккән картинасын күрсәтте һәм хуҗабикәгә кушылып җыр сузды. Чуаш гаиләсе бик тә тәмле тавык ите белән пешерелгән бөккән һәм өй куасы белән шаклар катырды. Авылдашларын чуаш телендә башкарган җыр белән куандырдылар. Рус иптәш кызлары конфетлар, прәннекләр алып килгән, алар да җыр сузды.

Алып баручыларның кунакчыл гаиләсенә бу көнне күршеләре күп җыелды.

-Авыл көнендә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов котлау сүзе белән чыкты һәм волейбол һәм өстәл теннисы ярышларында җиңүчеләрне билгеләп үтте, - дип сөйли комплекс директоры Гөлнара Яруллина.

Бәйрәмнең азагы бик тә үзенчәлекле булды. Тылсымчылар күзәтүе астында гадәти булмаган теләкләр боткасы пешерделәр. Аны болгатып теләгеңне әйтергә кирәк иде, шуннан соң гына боткадан авыз итәргә була. Барысы шулай эшләде дә.

Төрле милләт вәкилләре яшәгән поселок халкы Авыл көнен менә шулай тату һәм күңелле итеп үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район