Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә – теләсә нинди җәмгыятьнең нигезе ул.Ул һәрчак рухи, милли һәм мәдәни гадәтләрне саклаучы булды, буыннар арасында бәйләүче элемтә булып торды.

Безнең районда күп балалы гаиләләр саны арту куандыра, аларга социаль ярдәмнең төрле төрләре күрсәтелә, нык, бәхетле парлар барлыкка килә, чөнки һәр гаилә – ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән, гадәтләр һәм йолалар сакланган, ярдәм һәм терәк, кайгырту һәм үзара хөрмәт булган туган йорт.

Бу искиткеч көндә чын күңелдән һәр гаиләгә нык сәламәтлек, бер-берләренә җылы һәм яхшы мөнәсәбәт, тату яшәүләрен, үзара аңлашып һәм имин көн итүләрен телим. Күп балалы гаиләләргә  аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең күңел киңлегегез, әти-әни хезмәте, түземлелек һәм кайгырту соклануга лаек. Яшьләргә үз гореф-гадәтләрен ныгытуны һәм арттыруны, балалар – безнең киләчәкне үстерүләрен һәм тәрбияләүләрен телим. Бүген һәр кем ярату, кайгырту һәм ярдәм алсын. Үзегезнең кадерле кешеләрегезгә һәр көн ярату сүзләре бүләк итегез!

Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев