Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыклар дуслыгы – Татарстан иминлеге нигезе

Лаеш районының киңәйтелгән иҗтимагый советы утырышында Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды. Чарага авыл җирлекләре башлыклары, районның барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. Утырышны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев алып барды. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. -Районда 27 милләт вәкилләре яши,- дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.- Алар арасында...

Лаеш районының киңәйтелгән иҗтимагый советы утырышында Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды.

Чарага авыл җирлекләре башлыклары, районның барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. Утырышны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев алып барды. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.

-Районда 27 милләт вәкилләре яши,- дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.- Алар арасында руслар, татарлар, чувашлар, әрмәннәр, таҗиклар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар һәм башкалар бар. Милләтара мәдәниара элемтәләр елдан ел киңәя һәм ныгый. Лаеш районында яшәүче халыкларның үз мәдәниятләрен үстерү максатыннан конкурслар, концертлар һәм тематик чаралар үткәрелә. "Каравон" рус халык фольклоры феcтивале бар республика брендына әйләнде. 2016 елда аңа 20 меңнән артык кунак килде. Фестивальнең 25 еллыгында аны бәйрәм итү тагын да масштаблы булачак. Лаеш районы туристларны җәлеп итә, шул исәптән чит илләрдән килүчеләрне дә.

Айрат Сибагатуллин Татарстанда милли сәясәтнең тормышка ашырылуы турында сөйләде.

-Республикада 109 милли мәдәни үзәк эшли,-дип әйтеп үтте Айрат Миңнемуллович. -Славян, төрки, фин-уйгыр мәдәни фестивальләре үткәрелә. Татарстанда иҗтимагый фикерләрне тикшерү фонды мәгълүматлары буенча, 2016 елда сораштыруда катнашучыларның 81 проценты республикадагы милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне тыныч дип бәяләгән. Халыклар дуслыгы - төбәкнең сәяси һәм социаль тотрыклылыгы нигезе ул.

Лаеш районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы Эльмира Абутдинова катнашучыларга мәгариф учреждениеләрендә милли белем бирүне үстерү хакында бәян итте. Мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау турында сөйләде. Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова һәм Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова да шул темага чыгыш ясады. Алар үз туган авыллары үрнәгендә рус һәм татарларның гореф-гадәтләрен үстерү буенча эш оештырулары турында бәян иттеләр.

Татарстан халыклары съездына Лаеш районыннан сигез кеше делегат итеп сайланды. Делегация җитәкчесе - район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш районын райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев тәкъдим итәчәк. Делегатлар арасында укытучылар - Ташкирмәннән Валентина Сабанаева һәм Лаештан Валентина Варина, шулай ук мәгариф идарәсенең милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Эльвира Закирова бар. Мәдәният учреждениеләрен Габишево мәдәни-спорт үзәге режиссеры Елена Макарова һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина күрсәтәчәк.

Татарстан халыкларының өченче съезды 22 апрель көнне Казанда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район