Җиңү көненә әзерлек бара
Район китапханәсе актлар залында булган киңәшмәдә авыл җирлекләре ветераннар советлары рәисләре 9 Майга әзерлеккә бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр. Бу юнәлештә зур эш алып барыла. Иң мөһимнәрнең берсе - Туган ил өчен үз гомерләрен биргән солдатлар истәлеген торгызу. -Сугыштан әйләнеп кайтучылар турында шактый мәгълүмат бар. Безнең бурыч - яу кырында ятып калган...
Район китапханәсе актлар залында булган киңәшмәдә авыл җирлекләре ветераннар советлары рәисләре 9 Майга әзерлеккә бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр.
Бу юнәлештә зур эш алып барыла. Иң мөһимнәрнең берсе - Туган ил өчен үз гомерләрен биргән солдатлар истәлеген торгызу.
-Сугыштан әйләнеп кайтучылар турында шактый мәгълүмат бар. Безнең бурыч - яу кырында ятып калган якташларыбыз турында материаллар туплау,-дип сөйли Габишево авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов. - Без алар хакында аз беләбез. Ветераннар советы һәм авыл җирлеге Советы белән берлектә һәлак булган сугышчылар истәлеген торгызачакбыз. Хәзер хәрби орденнар белән бүләкләнгән Абросимовлар турында материаллар табылды. Габишевода сугыш чоры балалары истәлекләрен электрон вариантта эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев