Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Имин көпчәк-2018”

Быел бу гадәттәге ярышларда 13 мәктәп катнашты. Тәҗрибәле командалар белән бергә үз белемнәрен беренче тапкыр күрсәтергә теләүчеләр дә бар иде. Әмма барысы дулкынланды.

Ярышларны”Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Лаеш районы ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды.

-Алда -җәйге каникуллар,ә мондый бәйге балалар катнашында юл һәлакәтләрен профилактикалауның тәэсирле чарасы булып тора, - диде Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов.

Конкурсны тантаналы ачканнан соң сыйныфларга таралдылар. Аларның берсендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мәсьәләләр чиштеләр, ә икенчесендә – медицина буенча биремнәр үтәделәр. Иң катлаулысы спорт залында булды, анда велосипедта йөри белү күнекмәләрен күрсәтү таләп ителде. Еланны башкару иң кыены булды.

Дөресен әйткәндә, кеглилардан ясалган сигезле санын хәтерләткән юлга каргач, аннан бер фигураны да екмыйча ничек үтеп буласына шикләндем. Ә менә Лаеш гимназиясе укучылары моны җиңел үтте.

-Без үткән елдан ук әзерләнә башладык , - дип әйтеп үтте ЮИД отряды җитәкчесе Елена Маслова. -  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәндек, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары белән таныштык. Велосипедларда шөгыльләндек – ярышларда булачак барлык фигураларны кабатладык

Ниһаять, барлык биремнәр үтәлде, йомгаклар ясалды. Бүләкләү тантанасы башланды. Бүләкләрне ЮХИДИ башлыгы Альберт Борһанов, Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, пропаганда буенча инспектор Мөдәррис Газизуллин һәм “Таттехконтроль” эксперты Линар Сәфәргалиев тапшырды.

Беренче урынны Лаеш гимназиясе командасы алды. Приз сыйфатында аларга тизлекле өч велосипед тапшырылды. Хәерби урта мәктәбе укучылары икенче булды. Алар тизлекле ике велосипед алып киттеләр. Усады прогимназиясе вәкилләре өченче урында. Алар да велосипедлы булды.

Жюри иң күп балл җыйган абсолют җиңүчеләрне дә билгеләде. Менә алар: Булат Вәлиуллин һәм Диана Кочеткова (Лаешның 1нче гимназиясе укучылары). Номинацияләрдә көчлеләр дә билгеләнде:”ПДДны яхшы белүчеләр” – Роман Атарский һәм Диана Кочеткова (1нче гимназия); “Велоэстафета” – Булат Вәлиуллин (1нче гимназия) һәм Диана Сәмигуллина (Лаешның 2нче мәктәбе).

Беренче тапкыр балаларны әзерләгән җитәкчеләр һәм кабул итүче як – Лаешның 1нче гимназиясе билгеләп үтелде.

-Барлык призларны “БДД” ДБУ бирде, - дип аңлатма бирде әйдәүче белгеч Гөлшат Зәйнуллина. – Һәр катнашучы катнашучы дипломы алды, ә призлы урыннар яулаган командалар – кубокларга лаек булдылар. Без барысын ашаттык, өстәмә рәвештә баллы әйберләр һәм соклар бирдек.

Республика этабында Лаеш районы данын Лаешның 1нче гимназиясе яклаячак. Ул 24 апрельдә Чаллы шәһәрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы