Инвалидлар ункөнлегенә багышланган чаралар планы
Нәрсә? Кайда? Кайчан?
Инвалидлар ункөнлегенә багышланган чаралар планы
1 декабрьдән 10ысына кадәр
-Чәчтараш салоннарында ташламалы хезмәтләр (эш режимы буенча) – ИП Спиридонова О.В. (“Сервис БОН” бинасы), ИП Новячкина С.А.- “Светлана” чәчтарашы (Ленин урамы, 56а), ИП Шевченко Л.П. (Совет урамы, 1 йорт, элекке райпо бинасы), ИП Грошенко Л.Ю. (Космонавтлар урамы, 8 йорт, универмаг);
-Спорт-сәламәтләндерү комплексына ташламалы бәядән керү (1 һәм 2 төркем инвалидлар, күп балалы гаиләләр, инвалид балалар әти-әниләре);
-2019 елның 1енче яртысына “Кама ягы”, “Выбор”, “Моя газета” басмаларына язылу;
-Районның белем бирү учреждениеләрендә һәм китапханәләрендә, Лаеш ягы музеенда чаралар.
2 декабрь – “Сәламәтлек комбинаты” мунчасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтә.
5 декабрь – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар әти-әниләре өчен түгәрәк өстәл – “Алтын көз” үзәге.
6 декабрь- 14.00 – “Кама” спорткомплексында шахмат һәм шашка ярышлары. Теләге булганнарны көтеп калабыз.
12 декабрь 10.00дә – “Йөрәктән йөрәккә” мөмкинлекләре чикле кешеләрнең район фестивале – район мәдәният йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев