Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каравонга чирек гасыр

Елга бер мәртәбә тыныч Никольский авылы бар Россиядән кунаклар җыела торган урынга әйләнә. Мондый күренеш Каравон үткәрү вакытында гына була, быел аңа чирек гасыр. Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе өчен фольклор фестивальгә бару яхшы гадәткә әверелде. Кешеләрнең ата-бабалар гадәтләрен саклауларын, яңа буынга аларның белемнәрен һәм осталыкларын тапшыруларын күрү, сәнгать һөнәрчелеге белән мавыгулары,...

Елга бер мәртәбә тыныч Никольский авылы бар Россиядән кунаклар җыела торган урынга әйләнә. Мондый күренеш Каравон үткәрү вакытында гына була, быел аңа чирек гасыр.

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе өчен фольклор фестивальгә бару яхшы гадәткә әверелде. Кешеләрнең ата-бабалар гадәтләрен саклауларын, яңа буынга аларның белемнәрен һәм осталыкларын тапшыруларын күрү, сәнгать һөнәрчелеге белән мавыгулары, халык җырларын белүләре һәм башкарулары күңелне сөендерә.

Никольскийга иртәдән үк тамашачылар һәм бәйрәмдә катнашучылар җыела башлады. Буадан, Чистай, Түбән Новгород, Киров һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 170 фольклор коллектив, 350 халык һөнәрчелеге осталары килде. Сувенир продукция сату кызды.

Фестивальгә мактаулы кунаклар да килде. Алар арасында - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры урынбасары Александр Журавский. Аларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Осталар шәһәрчегендә алар борынгы уенчыкларны, балчык сыбызгылар, бизәлгән савыт-саба һәм халык осталарының башка әйберләрен карадылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Афанасьев шарманкада уйнадылар һәм Каравон музеенда булдылар.

-Без монда егерме бишенче тапкыр җыелдык, быел юбилей, - дип билгеләп үтте Лаеш район башлыгы. - Каравон республиканың мәдәни брендына әйләнде. Елдан ел аның чикләре киңәя. Бу халык музыкасын, биюләрен, тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен яратучылар җыела торган үзенчәлекле мәйданчык. "Каравон" ансамбле 9дан 90 яшькәчә 50 кешелек составта чыгыш ясый ала. Өлкән буынга тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булулары, гореф-гадәтләрне яшьләргә тапшырулары өчен рәхмәт әйтәбез.

Берничә сәгатьтән Никольский күңелле моңнарга күмелде, меңнәрчә кунак моңа кушылды. "Казаки России" кебек атказанган коллективлар чыгышлары үзешчән артистлар концерты белән алышынды. Тамашачылар бала чакларыннан таныш җырларга һәм биюләргә кушылдылар.Теләкләре булганнар халык костюмнарын киеп карадылар һәм алар белән фотога төштеләр, колга аяк белән йөрүдә көчләрен сынадылар. Балалар аеруча шат иде, алар өчен уен мәйданчыгы һәм квест-уен әзерләгәннәр.

-Бу тарихы гасырлар тирәнлегенә киткән халык бәйрәме. Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә Каравон күп милләтле илебезнең берлеге символына әйләнде, - диде Александр Журавский. - Мәдәният министрлыгы тарафыннан фестивальгә Россиядән коллективлар күбрәк килсен өчен көчемнән килгәннең барын эшләрмен.

Халык белән бергә табигать тә сөенде. Яңгыр һәм көчле җил авылны читләтеп үтте. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов шаяртып та алды, Лаеш районында фестиваль оештыру белән бергә аңа һава торышын да көйли алалар, диде.

-Каравон - республиканың матур казанышларының берсе, - дип басым ясады Рөстәм Нургалиевич. - Ул Татарстанда яшәүчеләр һәм Россия халкы өчен көтеп ала торган вакыйгага әверелде, шул ук вакытта халыкның рухи байлыкларын саклауга лаеклы өлеш кертә. Киләчәктә дә ул Россия һәм Татарстан халкы бердәмлеген һәм тынычлыкны ныгытуга хезмәт итсен.

ТР Президенты уңышлы чыгыш ясаган фольклор коллективларга бүләкләр тапшырды.Рус мәдәнияте традицияләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен "Искорка" ансамбле әгъзасы Нина Антонова һәм "Каравон" коллективына йөрүче Антонина Тимонина Рәхмәтләргә лаек булдылар.

25 Октябрь исемендәге поселокның "Сударушки" ансамбленә иҗатны үстерүгә сертификат тапшырылды. Моннан тыш Лаеш районына мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга биш миллион сумга сертификат бүләк иттеләр.

-Миңа монда ошый, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Казанда укучы Непал студенты Саруц Ранават. - Кешеләр монда күңел ача һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык бүләк итә беләләр.

Аның сүзләрен раслагандай коллективларның берсе күңелле җыр башлады, шунда ук аны башкалары күтәреп алды.

Мари Элдан "Марий ушем" ("Союз мари") җитәкчесе Георгий Ашкельдин Каравонда беренче тапкыр. Ул дуслары, Габишевода яшәүчеләр белән килгән.

-Без аны күп мәртәбәләр чакырдык, ә быел махсус алып килдек, - дип елмая Дания Вәлиева.

Георгий Михайлович фестивальдә кеше күп булуга һәм аның матурлыгына шаккаткан һәм киләчәктә монда марий артистлары белән килергә ниятли.

Күптәннән килгән гадәт буенча халык күңел ачуы кич - биниһая зур әйлән-бәйлән белән тәмамланды.

Тамашачылар таралды, катнашучылар китте. Алар Никольскийда үткәргән кояшлы көнне тиз генә онытмаслар, чөнки Каравонны оештыручылар иҗат кешеләренең бу очрашуы фестиваль тарихында истә калырлык бит булсын өчен бик тә тырышканнар.

Людмила Никифорова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район