Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казан Бөтендөнья татар конгрессына әзерләнә

Аның эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык делегат һәм кунак катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасына туган телне куллануның Бердәм гомуммилли платформасы проектын тикшерү, эшмәкәрлекнең көнүзәк мәсьәләләре, шулай ук балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү бурычлары кертелгән. Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектларын тәкъдир...

Аның эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык делегат һәм кунак катнашачак.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды программасына туган телне куллануның Бердәм гомуммилли платформасы проектын тикшерү, эшмәкәрлекнең көнүзәк мәсьәләләре, шулай ук балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү бурычлары кертелгән. Татарстанның социаль-икътисади һәм сәнәгать объектларын тәкъдир итү булачак. Съезд делегатлары ТР районнарына барачаклар, анда милли гореф-гадәтләрне саклау тәҗрибәсе белән танышачаклар. Мәдәни программада концертлар, фестивальләр, спектакльләр һәм күргәзмәләр планлаштырыла. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды 2 августтан 6сына кадәр була. Лаеш районын җәмәгать оешмалары эшен координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район