“Казан Шәһәр Челтәре” компаниясеннән яхшы яңалыклар
Лаеш шәһәре урамнарында ачык саргылт курткалар кигән кешеләр барлыкка килде, алар безнең шәһәрдә яшәүчеләр белән исәнләшәләр һәм бик актив аралашалар. Алар “Казан шәһәр челтәре” компаниясе хезмәткәрләре.
Лаеш өчен “Казан шәһәр челтәре” компаниясе яңа. Ул югары тизлектә Интернет һәм оптик җепле кабельле телевидение хезмәтләре тәкъдим итә. “Казан шәһәр челтәре” компаниясе 2011 елда барлыкка килә. Аның башында ике дистә кешедән торган инициатив төркем тора, алар сервис, сыйфат, кулай бәяләрне үзләренчә күзаллыйлар һәм Казан шәһәре территориясендә хезмәт күрсәтергә хыялланалар, алар фикеренчә бу хезмәт бәяләре хәлдән килерлек һәм кирәкле дә. Татарстан Республикасы территориясендә компаниядә 200ләп хезмәткәр бар, уртача яшьләре – 29.
Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен “Казан шәһәр челтәре” компаниясе югары тизлектәге Интернет белән бергә 170тән артык санлы канал тәкъдим итә. Ә инде бу экрандагы сурәтләрнең ачык һәм сыйфатлы булуын аңлата!
“Казан шәһәр челтәре” компаниясендә барыннан да элек әбүнәчеләргә дустанә мөнәсәбәт һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүбелән горурланалар! Бу хәтта аның шигарендә дә яктыртыла: “Дусларың һәрчак синең белән!”. Безнең хезмәткәрләр Сезне хезмәтләр белән таныштыралар, аңлаталар. Кушылган һәр әбүнәче “Сервис-клуб КГС”та катнашучы була, ә бу кирәк чакта компания белгечен өйгә чакыру һәм сервис хезмәтләрен бушлай алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук әбүнәчеләр өчен тәүлек әйләнәсе техник ярдәм эшли, аның контакт-үзәкләр индустриясендә һәм “Хрустальная Гарнитура” клиентларга хезмәт күрсәтүдә Халыкара программаның яхшыларның яхшысы номинациясе бүләге бар. Беренче линиядәге белгеч сезне бер оператордан икенчесенә “кумас”, чөнки мәсьәләләрнең 85%ы аның белән үк хәл ителә.
“Казан шәһәр челтәре” компаниясе хезмәткәрләре өстәвенә кәефне күтәрә һәм бәйрәм ясый алалар! Алар күп кенә социаль проектлар оештыралар. Аларның киң билгелеләре мәдәнияткә һәм музыкага багышланган (“Классик музыка марафоны”), беренче сыйныф укучыларына (“Балалар – безнең киләчәгебез”) һәм мәктәп тәмамлаучыларга (“Язгы бал”).
Гаризаны алдан калдырырга киңәш итәбез!
“Казан шәһәр челтәре” компаниясе –коммерция билгесе “Уфанет” АҖ.
“Уфанет” АҖ, ОГРН 1050204596914. Хезмәтләр, аларның бәяләре, тәкъдимнәр һәм аларны үткәрү сроклары, шулай ук сезнең урамда тоташу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүматны www.kazgorset.ru сайтыннан укырга, 09389 мобильле телефоны аша (Билайн, МТС, МегаФОН телефоннарыннан шалтырату бушлай), “Уфанет” АҖ офисларында алырга була.
“Сервис-клуб КГС” шартлары турында тулы мәгълүмат http://www.kfzgorset.ru сайтында, шулай ук “Уфанет” АҖ офисларында.
Хезмәтләр техник мөмкинлекләр булганда гына күрсәтелә. Мәгълүмат Лаеш шәһәре физик затларына 2018 елның октябренә. Барлык бәяләр НДСны исәпкә алып күрсәтелгән. Оферта түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев