Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казанда “Кырым язы“ фестивале булды

"Казан" милли-мәдәният үзәгендә яшьләрнең "Кырым язы" музыка патриотик фестивале булды. Чара Кырымның Россиягә кушылуына багышланган бөтенроссия акциясе кысаларында үтте. Татарстанда кырым вакыйгаларына багышланган халык акцияләре ел саен үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Ватанга төрлечә хезмәт итеп була: ил чикләрен саклау, үз хезмәтең белән аның куәтен...

"Казан" милли-мәдәният үзәгендә яшьләрнең "Кырым язы" музыка патриотик фестивале булды. Чара Кырымның Россиягә кушылуына багышланган бөтенроссия акциясе кысаларында үтте.

Татарстанда кырым вакыйгаларына багышланган халык акцияләре ел саен үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Ватанга төрлечә хезмәт итеп була: ил чикләрен саклау, үз хезмәтең белән аның куәтен һәм көчен ныгыту. Яхшы киләчәкне интеллект, белемнәр һәм уку белән якынайтырга, шулай ук үз Туган илеңне җырлар белән данлап була - фестиваль нәкъ менә шуңа багышланды.

-Бүген Татарстанның Кырым белән элемтәләре күп һәм алар тыгыз да. Кырым татарлары гына түгел, Кырым Республикасы территориясендә яшәүче бар халык. Бу фәнни элемтәләр, студент кадрлар белән алышу, рухи һәм мәдәни элемтәләр, - диде сәясәтче һәм Керчь күпере яңартылган Кырым тормышының яңа артериясе булыр дигән ышаныч белдерде.

-Соңгы өч елда мин гаиләм белән Кырымда ял итәм һәм анда игътибар таләп иткән проблемалар булуын күрәм. Әмма аларны хәл итеп була, мөһиме, анда яшәүче халык тулы канлы безнец тормыш белән яшәргә әзер, - диде Римма Ратникова.

Быелгы фестиваль Татарстан Республикасы студентлар лигасы инициативасы. Аны яшьләрнең башка оешмалары да хуплады. "Кырым язы" бар Россиядә үтә, һәр төбәктә - үз форматында. Татарстан студентлары аны иҗат төрендә үткәрергә булдылар.

-Без - бүген "Студент язы" абруйлы фестивалендә ил чемпионы булган республика һәм студентлар һәм үз статусыбызны ел дәвамында барлык чараларда раслыйбыз. Май аенда безне Тула фестивале көтә, анда үз статусыбызны расларга туры киләчәк һәм без бөтенроссия акциясенә шундый форматта кушылырга һәм Кырым студентларын якларга булдык. Студентлар Туган илебезне яратуларын иҗат телендә белдерәләр. Без илебезгә мәхәббәт, өлешчә, Кырымны үз итүебез турында җырлыйбыз. Кырым элементы бар инде, чөнки бүген сәхнәдә Кырым студентлары да чыгыш ясый,- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан студентлар берлеге җитәкчесе Элкин Искәндәров.

"Казан" милли мәдәни үзәк фойесында Кырым рәссамнәре картиналары күргәзмәсе (В.Г.Тимирязов исемендәге Казан инновация университеты) һәм "Күп йөзле Татарстан" фоткүргәзмәсе (Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе) оештырылган "К.ырым язы" беренче фестивалендә тамашачылар тавыш бирүе буенча КФУ студенты Мария Рябова җиңде. Тавыш бирүдә 2300 кеше катнашты.

Фестиваль кысаларында "Кырым яшьләре өчен Россиянең әдәби картасы" акциясе булды - Кырым китапханәләренә тапшыру өчен Татарстан Республикасы турында әдәбият җыю. Чарага килгән һәр кеше бу акциядә катнаша һәм китап бүләк итә алды. Татарстанның иҗади яшьләр академиясе фестиваль алдыннан Кырымга открытка җибәрү мөмкинлеген оештырды.

"Татар -информ" Мария Рудакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Казань