Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кечеелгалылар Сабантуйга яңалык керттеләр

Узган якшәмбедә Кече Елгада үткән милли бәйрәмебез Сабантуйга авылда яшәүчеләр матур яңа бизәк керттеләр.

Гадәттәге ярышлар, спорт уеннары һәм концерт программасы белән бергә авыл Сабан туеның төп яңалыгы “Кулинар фест” булды. Урамнар командалары арасында иң яхшы сый табынына конкурсны шулай дип атадылар. Һәр “җыелма команда” фестивальгә креатив караган, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табыннар белән кул эшләре, борынгы әйберләр күргәзмәләре, шулай ук мини-концертлар әзерләгәннәр. Абруйлы әбиләрдән торган жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Тәмле бәлешләрдән, өчпочмаклардан авыз иткән кунаклар ярышларда икеләтә көч белән катнаштылар. Хәтта өлкән буын вәкилләре дә үзләрен армрестлингта һәм аркан тартуда сынап карадылар.

-Быел Сабантуй кызыклы булды – үзенчәлекле, гадәти түгел, - дип сөйләде бәйрәмдә катнашучы Асия Яруллина. –Бу максатларга акча бирелмәсә дә, ул гадәти бәйрәмнәрдән баш тарту өчен сәбәп түгел. Кечеелгалылар тырышып эшли дә, рәхәтләнеп күңел ача да беләләр.

Сабантуй һәрчак шәһәрдән кайткан авылдашлар очрашу урыны белән бергә күрше авылларда яшәүчеләр белән дә күрешү урыны да. Монда яңа танышлар барлыкка килә. Менә бу юлы да Кече Елгага көч сынашу өчен күршеләре – Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүчеләр килгән. Алар үзләрен матур күрсәттеләр һәм кечеелгалыларга көндәшлек тудырдылар.

-Безнең өчен мондый очрашулар шатлык кына, - дип билгеләп китте Сабантуй оештыручыларның берсе Фаяз Гарипов. – Безнең бәйрәм матур үтә, авылдашлар иҗат процессына актив кушылалар. Күршеләребез дә шундый ук. Безнең бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләребез бар. Без кункаларга һәрчак шат. Безнең халкыбыз һәрвакыт кунакчыл бит. Кичәге бәйрәм моны тагын бер кат раслады.

Кечеелгалылар сүзләре буенча, быелгы Сабан туе йөз процентка булган. Әмма киләсе елда үзләрен үзләре уздырырга тырышачаклар.

Лилия Кыямова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы