Хөрмәтле Лаеш районы халкы!
Сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тирән хөрмәт һәм рәхмәт белән котлыйм!
Лаеш районында Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле сугыш кырлардан кайтмаган туганнары турында якты истәлекне сакламаган бер генә йорт та юк. 15 меңнән артык райондашыбыз фронтка китте, 11 меңе кире кайтмады...
Без геройларыбызның якты истәлеген хөрмәтлибез, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы алдында баш иябез.
Без сезгә, кадерле ветераннар, тыныч күк йөзе, ирекле ил һәм тормыш өчен, йөрәкләребездә бары җылы хатирәләр генә калдырып, зур хөрмәт белән ел саен үткәрелә торган искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтлебез.
Бу якты бәйрәмдә сезнең батырлык алдында баш иям, һәм озак елларга сәламәтлек, күңел көрлеге, йортыгызга бәхет, күңел җылысы һәм тынычлык телим. Сез һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәгез!
Халкыбызның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә кабызылган ут сүнмәсен!
Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев