Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хыяллардан – чынбарлыкка

“Татарстан яшьләре” хәрәкәте инициативасы буенча 12 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Автобус 14..30” акциясе үтә. Аны ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хуплады. Татарстан активистлары Татарстанның барлык районнарында булдылар һәм җирле яшьләр белән очраштылар. Алар Лаешта да булдылар.

Бу акциянең  исеме сәер булу кызыклыдыр, мөгаен, ә “14..30” бу проект исәпләнгән яшь.

“Автобус 14..30” яшьләр акциясенең төп бурычы -  яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Лаешта район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашуга өлкән сыйныфларда укучы активистлар, “Форпост” отряды әгъзалары, яшь армиячеләр, спортчылар... чакырылды. Михаил Афанасьев яшьләрне иске саклык банкы урынында Яшьләр үзәге ачарга ниятләүләрен хәбәр итеп сөендерде.

-Ә ул нәрсәләр белән тулыр, анысы очрашуда бүген яңгыраган тәкъдимнәргә бәйле, - дип кисәтте район башлыгы.

Бер-бер артлы тәкъдимнәр яңгырады: тавыш яздыру студиясе, караоке белән зал, компьютер уеннары уйный торган урын булдыру, дуслар белән очрашу.  Лаешта ролледромда роликларда йөрү мөмкинлеге булса нинди шәп булыр иде... Лаешта экстрим парк һәм ябык шугалак ачу, киберспортны үстерү турында сөйләделәр. Башка теләкләр дә күп булды. Мәсәлән, Дарина Туркова вокаль төркем оештыру теләге булуын әйтте. Моның өчен берничә уен коралы гына җитми. Михаил Павлович музыка аппаратлары белән ярдәм итәргә ышандырды һәм шәһәрдә боз сарае төзүне Татарстан Президенты хуплавын да әйтте, аны төзи башлау киләсе ел башына планлаштырыла. Экстрим-парк булдыру һәм киберспортны үстерүне Михаил Афанасьев эшкә алды һәм очрашуда әйтелгәннәр – район җитәкчелеге эшчәнлеге өчен юнәлеш бу, - дип өстәде.

Дамир Фәттахов эшнең мондый формасы яшьләр ихтыяҗларын яхшырак аңларга ярдәм итә.

-Нинди объектлар кирәк? Районда нәрсәләр җитми? Ни өчен китәргә омтылалар яки киресенчә, аларны кече туган илләрендә нәрсә тота? Минемчә, очрашу йомгаклары буенча бездә яшьләр аудиториясен формаль булманган социалогик тикшерү була бит. Ә аның нәитҗәләре безнең перспектив проектлар һәм программалар нигезенә ятачак, - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Министр игътибарны ТР яшьләр эшләре министрлыгының  төрле грантларында катнашуга һәм зур суммалар оту мөмкинлегенә юнәлтте. Моның өчен күп кирәкми: муниципалитет территориясендә тормышка ашырырга теләгән идея һәм проект.

Яшьләр өчен үткәрелә торган барлык программалар һәм конкурслар турында Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының рәсми аккаутыннан белергә була.

Очрашу фотосессия белән тәмамланды. Ә аннан соң өлкән сыйныф укучылары “Автобус 14..30”га “Лаеш” язуын төшерделәр.

Бераз вакыт үтәр һәм хыяллар чынга ашар – “Автобус 14..30”акциясе нәкъ менә шуның өчен оештырылган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы автобус