Конфедерация Кубогы кунакларына Лаеш районы гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр
Лаеш төбәгенең Г.Р. Державин исемендәге музее күргәзмәсе, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә ачылды. Кунаклар алдында фольклор коллективлары чыгыш ясады. Алар арасында - рус халык биюләре башкаручы "Каравон", татарча "Бибинур" һәм керәшен "Көмеш" коллективлары. -Без актив рәвештә вакыйгаи туризмны үстерергә тырышабыз. Төрле бәйрәмнәргә кунаклар алып кайтабыз, мәсәлән: Масленица, Яңа ел, Сабантуй. Шулай...
Лаеш төбәгенең Г.Р. Державин исемендәге музее күргәзмәсе, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә ачылды.
Кунаклар алдында фольклор коллективлары чыгыш ясады. Алар арасында - рус халык биюләре башкаручы "Каравон", татарча "Бибинур" һәм керәшен "Көмеш" коллективлары.
-Без актив рәвештә вакыйгаи туризмны үстерергә тырышабыз. Төрле бәйрәмнәргә кунаклар алып кайтабыз, мәсәлән: Масленица, Яңа ел, Сабантуй. Шулай ук "Татар авылы" маршрутын башлап җибәрдек, анда без көнкүрешебезне һәм мәдәниятебезне, җирле кухнябызны күрсәтәбез, - дип сөләде музей директоры Фәридә Мортазина.
Интерактив күргәзмә кунаклары, районда барып булган экскурсияләр турында белделәр. Килүчеләр өчен мозаик стильдә үрү буенча мастер-класс үткәрделәр. Барлык теләүчеләр, шулай ук, Лаеш пешекчеләренең продукциясен авыз итә алды, алар арасында, чәк-чәк һәм кош теле бар иде.
-Узган елда безнең районда 4,5 мең турист кунак булды, - дип билгеләп үтте Фәридә Гафиулловна. -Ә агымдагы елның биш ае эчендә инде без 3 мең тирәсе кунак кабул иттек. Минем уйлавымча, Татарстанның FIFA кофеденациясе кубогын үткәрүе, бездә туристлар агымын тагын 20 процентка арттырыр.
Лаеш төбәге музее тарафыннан бәясе һәм үткәрү вакыты буенча төрле экскурсия программалары ясалган. Шуларның иң кыскасы ике сәгать, ә иң озыны тугыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев