Корбан гаете белән!
Лаеш районының кадерле мөселманнары!
Без 9 июльдә олы бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәбез, ул әхлакый сафлыкны һәм тантаналыкны гәүдәләндерә. Бу бәйрәм безне шәфкатьле, миһербанлы булырга, туганнар һәм якыннарыбызны кайгыртырга, яратырга өнди, өлкәннәрне хөрмәтләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, балаларыбызга дөрес тәрбия бирергә һәм аларны иманлы булырга өйрәтә.
Корбан гаете элек-электән килгән халкыбызның олы бәйрәме. Лаеш районы күп милләтле халыкларының дуслыгы, бер-берләренә хөрмәтле булулары белән горурлана, монда төрле дин тотучылар дустанә мөнәсәбәттә, тату яшиләр. Уртак тырышлык белән мәгариф, мәдәни-мәгърифәт проектлары тормышка ашырыла һәм гаилә кыйммәтләре ныгытыла. Уңышлар һәм районыбызның чәчәк атуы нигезендә нәкъ менә шулар ята.
Бу изге бәйрәм көнендә барыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете һәм барлык гамәлләрегездә уңышлар телим. Сезнең күңелләр бәхет һәм шатлык белән тулсын, һәр йортта иминлек, татулык һәм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!
Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев