Корбан гаетен Лаешта гаилә бәйрәме итеп билгеләп үттеләр.
Төп мөселман бәйрәмнәренең берсе «Зәйнәб» җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда узды.
Май аеның салкынча һавасы һәм бераз яуган яңгыр шәһәр халкы белән кунакларны куркытмады. Кешеләр дуслары белән күрешергә, тәмле пылау, чәй һәм коймаклардан авыз итәргә, бәйрәм истәлеге итеп сувенирлар сатып алырга гаиләләре белән килделәр.

Сәхнәдә Коръәнне һәм татар телен белү буенча бәйгеләр, викториналар оештырылды. Катнашкан барлык балаларга оештыручылардан бүләкләр тапшырылды. Кызлар һәм малайлар, ә еш кына аларның әти-әниләре дә, төрле мастер-классларда бик теләп катнаштылар.

Актив ялны яратучылар да күңелсезләнмәде. Капчык киеп йөгерү, «күңелле стартлар», мәргәнлек һәм җитезлек сынуларында балалар белән үсмерләр вакытны бик күңелле уздырдылар һәм бүләкләргә лаек булдылар. Бу көнне батутлар һәм карусельләр балалар өчен бушлай эшләде.Мәчеткә керү юлында Корбан бәйрәменә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Теләгән һәркем «Зәйнәб» мәчетенә экскурсиягә языла һәм Лаешны кош очышы биеклегеннән күрү өчен иң өскә күтәрелә алды.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше — бүләкләр уйнату булды. Алар арасында урын-җир комплектлары, пледлар һәм иң төп приз — Корбан сертификаты бар иде.

Аны Лаеш мәктәп укучысы Камил отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев