Котлау
Балаларны Халыкара яклау көне белән! Балачак - кеше тормышында искиткеч чор: иксез-чиксез һәм бик тә матур дөнья күңелле мизгелләргә бай, алда бик күп юллар һәм барлык хыяллар чынга ашар кебек тоела. Бу бәйрәм - безнең һәр бала тормышы, сәламәтлеге һәм язмышы өчен җаваплы булуыбызны өлкәннәргә чираттагы тапкыр искәртү ул. Лаеш...
Балаларны Халыкара яклау көне белән!
Балачак - кеше тормышында искиткеч чор: иксез-чиксез һәм бик тә матур дөнья күңелле мизгелләргә бай, алда бик күп юллар һәм барлык хыяллар чынга ашар кебек тоела.
Бу бәйрәм - безнең һәр бала тормышы, сәламәтлеге һәм язмышы өчен җаваплы булуыбызны өлкәннәргә чираттагы тапкыр искәртү ул.
Лаеш районында талантлы балалар шактый: музыкантлар, рәссамнар, спортчылар. Аларның күбесе район данын республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда һәм конкурсларда яклыйлар.
Бу искиткеч көндә яшь буынга җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итүләрен, әти-әниләре һәм дуслары белән аралашуларын, яңа ачышлар һәм онытылмас тәэсирләр телим!
Сезнең бала чактагы хыялларыгыз тормышка ашсын, ә туганнарыгыз сезне кайгырту һәм ярату белән чорнасын!
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев