Котлау
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Кадерле хатын-кызлар!
Искиткеч язгы бәйрәм белән чын күңелдән ихлас котлауларны кабул итегез! Халыкара хатын-кызлар көне 8 март – үзенчәлекле дата, бу көнне кешелекнең гүзәл яртысына без үз мәхәббәтләребезне һәм соклануларыбызны җиткерә алабыз. Ул көн язны гәүдәләндерә һәм яңа өмет-ышанычлар алып килә.
Бу бәйрәмне билгеләп үтеп, без хатын-кызларга: әниләргә, апа-сеңелләргә, әбиләргә зирәклекләре һәм түземлекләре, киң күңеллелекләре һәм ягымлылыклары, ышанычлары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безнең илебез, республика һәм районыбыз киләчәге күп яктан сезнең өмет-ышанычыгыздан тора.
Сез – нык һәм тату гаилә нигезе. Сез җитештерүчән хезмәткә рухландырасыз, кыен минутларда ярдәм итәсез, өмет уятасыз, тормышны яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк итәсез. Сезнең тормышыгызда иң шатлыклы вакыйгалар һәм хатирәләр, уңышлар һәм казанышлар артсын һәм саклансын.
Язгы бәйрәм кәефе, бәхет, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек телим!
Бу яз шатлык, куанычлар һәм иң якты хисләр бүләк итсен!
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев