Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Котлау

Җирле үзидарә көне белән! Лаеш районының хөрмәтле депутатлары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җирле үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Бу халыкка бик тә якын булган хакимият баскычы, ул гражданнар һәм дәүләт арасында мөһим бәйләүче буын булып тора. Халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү, һәр торак...

Җирле үзидарә көне белән!

Лаеш районының хөрмәтле депутатлары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Җирле үзидарә демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә. Бу халыкка бик тә якын булган хакимият баскычы, ул гражданнар һәм дәүләт арасында мөһим бәйләүче буын булып тора. Халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү, һәр торак пунктны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү - безнең уртак зур бурычыбыз.

Кешеләр беренче чиратта нәкъ менә җирле хакимияткә, халык үзе сайлап куйган депутатларга мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә районның социаль һәм икътисади үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык сезнең өстә.

Сезнең һәркайсыгызга кешеләргә хезмәт итү кебек изге эштә уңышлар, коллегаларыгыз һәм сез алар өчен эшләгән халык тарафыннан хөрмәт казануыгызны, түземлек һәм зирәклек, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет, гаиләләрегездә иминлек булуын телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район