КОТЛАУ1
Хатын-кыз исеме белән безнең дөньяга игелек һәм тугрылык, мәхәббәт һәм матурлык, кайгырту һәм җылылык үтеп керә.
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Хатын-кыз исеме белән безнең дөньяга игелек һәм тугрылык, мәхәббәт һәм матурлык, кайгырту һәм җылылык үтеп керә. Сез үзегезнең алтын кулларыгыз белән гаилә җылысы тудырасыз, балалар һәм оныклар турында кайгыртасыз, зирәк киңәшегез белән авыр минутларда ярдәм итәсез. Укытучылар һәм табиблар, җитәкчеләр һәм инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре – хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән көн саен Лаеш районының бүгенгесе һәм киләчәгенә үз өлешләрен кертәләр.
Кадерле хатын-кызларыбыз, әниләр, кызлар, апалар, әбиләр, дуслар, хезмәттәшләр! Бетмәс-төкәнмәс игелегегез, ихлас күңелегез, һәр көнне якты һәм бәхетле итә белүегез өчен рәхмәт сезгә. Гомерегезнең яңа язы сезгә шатлык, илһам һәм иң якты хисләр бүләк итсен. Чын күңелдән сәламәтлек, мәхәббәт һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев