Кулланучылар проблемалары хәл ителерлек
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучыларның гади булмаган мәсьәләләрен тикшерүдә ярдәм сорап кешеләр көн саен мөрәҗәгать итәләр. Әйдәгез шуларның икесенә тукталыйк. Сорау: Бутикта җәйге туфли алырга булдым. Кассага килгәч товарга гарантиянең 30 көн генә булуын белдем. Ни өчен билгеле җитештерүченең кыйммәтле аяк киеменә гарантия срогы бары 30 көн бирелә?...
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучыларның гади булмаган мәсьәләләрен тикшерүдә ярдәм сорап кешеләр көн саен мөрәҗәгать итәләр. Әйдәгез шуларның икесенә тукталыйк.
Сорау: Бутикта җәйге туфли алырга булдым. Кассага килгәч товарга гарантиянең 30 көн генә булуын белдем. Ни өчен билгеле җитештерүченең кыйммәтле аяк киеменә гарантия срогы бары 30 көн бирелә?
Җавап: Россия Федерациясе законнары җитештерүчеләргә һәм сатучыларга товарларга гарантия сроклары һәм аларның минималь бәяләрен мәҗбүри билгеләү турында таләпләрне күздә тотмый. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законның 5 маддәсе 6 пунктына ярашлы төстә җитештерүче гарантия срогын теләсә нинди вакытка билгели ала. Әгәр җитештерүче гарантия срогын билгеләмәсә, сатучы аны мөстәкыйль билгеләргә хокуклы.
Гарантия срогы үткәч аяк киеме сыйфатына дәгъва белдереп булмый, дигән сүзләр йөри. Әмма гарантия срогы үткәч товарда кимчелекләр ачыклана икән, аяк киеменә экспертизаны мөстәкыйль үткәрергә була. Нәтиҗә уңай булганда Законның 18 маддәсенә ярашлы төстә клиент сатучыдан яки җитештерүчедән таләпләрен канәгатьләндерүне, шулай ук экспертиза үткәрүгә тотылган чыгымнарны кайтаруны да таләп итә ала.
Сорау: Шкаф китерделәр, мин дәгъвам юк дип имза куйдым. Соңрак ишегендә тырналган урынны күрдем. Кибет алыштырудан баш тарта. Нәрсә эшләргә?
Җавап: Мебельне кабул иткәндә игътибар белән тикшерү зарур. Шулай иткәндә генә тырналган, бәрелгән урыннар яки мебельнең килешүдәге шартларга туры килмәве ачыклана: төсе, күләме һәм башкалар. Андый кимчелекләр турында караганда әйтергә һәм аларны кабул итү актында күрсәтергә кирәк.
Актка имза куйганнан соң ачыкланган мебельдәге механик зарарланулар иң катлаулысы. Россия законнарына ярашлы төстә оешма товарны заказчыга тапшырганчы булган брак өчен генә җавап бирә. Кулланучы үзенә бирелгән хокук буенча үткәргән бәйсез экспертиза да һәрчак шкаф ишегендәге тырналган эзнең кайчан барлыкка килүен раслый алмый. Мондый очракта күп нәрсә сатучының җаваплылыгына һәм намусына бәйле.
Шуңа күрә китерелгән товарның сыйфатына һәм сезнең таләпләргә туры килүенә инанмый торып берниниди документка имза куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев