Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге каникуллар имин булсын

Лаеш районында 2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр “Көзге каникуллар” акциясе үткәрү планлаштырыла. Аның максаты – балаларның юл һәлакәтләрендә имгәнүләрен киметү.

Белешмә өчен: 2018 елның 10 аенда Лаеш районы юлларында балалар катнашында сигез һәлакәт теркәлде, аларда балигъ булмаган тугыз бала төрле имгәнүләр алды. Аларның икесе – җәяүле.

Балаларны машинада йөртүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр үзләре дә иминлек каешын эләктермиләр, балаларны да махсус креслосыз йөртәләр. Кечкенә җәяүлеләр дә ныклы күзәтүдә булачак. Мәктәпләрдә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактикалау әңгәмәләре үтәчәк.

Юлларга ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, әти-әниләр патрульләре дә  чыгачак.

-Юл кагыйдәләрен бозучылар турында мәгълүмат алар белән алга таба эшләү өчен җәяүлеләрнең уку урыннарына җибәреләчәк, - дип аңлатма бирә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. – Хәзер иртә караңгылана, яңгырлар ява – боларның барысы юлларда уңайсыз шартлар тудыра. Шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына аеруча игътибарлы һәм сак булу таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПДД Лаеш районы