Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш – яшьләр шәһәре

“Белогорье” яшьләр үзәген ачу Лаеш шәһәренең 465 еллыгына һәм Лаеш районының 95 еллыгына бүләк булды.

Аны ачу тантанасында Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.

Элек бу бинада банк офисы иде. 2019 елдан анда яшьләр үзәге ихтыяҗларын яңадан җиһазлау буенча эшләр алып барылды. Тантаналы ачуны шәһәр һәм район юбилеена багышладылар.

Мактаулы кунакларны Лаеш районы яшьләр берләшмәләре вәкилләре каршы алды: “Ватан” яшүсмерләр клубы, Юнармия отрядлары, “Форпост” яшьләр берләшмәләре үзәге әгъзалары һәм башкалар – бер сүз белән әйткәндә “Белогорье” алар өчен тәгаенләннәр. Яшь кешеләргә интеллектуаль үсеш һәм иҗади ял итү өчен киңлек барлыкка килде, монда төрле өлкәләрдә шәхси идеяләрне һәм проектларны тормышка ашырырга мөмкин.

-Яшьләр үзәге күп функцияле килеп чыкты. Без бүген яшьләребездә лидерлык сыйфатлары үстерүгә омтылабыз. Үзәк моның өчен яхшы ярдәм булыр дип ышанам, - диде ачу тантанасында Илдус Фатыйхов.

Яшьләр үзәге әле генә ачылса да аның командасы шактый чаралар үткәрү өчен республика гранты отты инде. Шул ук вакытта муниципаль учреждениеләр яшьләр сәясәте өчен грант конкурсы 2023-2025 елларда да дәвам итәчәк. Бу хакта тантанада Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

-Без Лаеш районының үзгәрүен күрәбез, - дип мөрәҗәгать итте Лаеш яшьләренә Тимур Җәүдәт улы. -  Монда үсеп килүче буынга, гореф-гадәтләрне саклауга һәм тапшыруга, мәдәнияткә, яшьләргә үзләрен табуга игътибар зур. Яшь кешеләрнең аларда үзләре катнашулары мөһим. “Белогорье” яшьләр үзәге – идеядән проектны тормышка ашыруга яшьләр вәкилләре җәлеп ителүгә яхшы үрнәк.

“Белогорье” директоры Ирина Голованова яңа ачылган учреждение буйлап экскурсия үткәрде. Ике катта 50 кешелек лекторий, йога һәм биюләр белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт залы, конференц-зал, универсаль остаханәләр, тавыш яздыру студиясе һәм медиаүзәк урнашкан. Районда яшәүчеләр һәм кунаклар һәвәскәрләрнең киберспорт буенча командасы күнегүләрендә булдылар, WorldSkills һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучылардан осталык сәгатендә катнаштылар, яшьләр парламенты вәкилләре белән очрашуда булдылар, районның яшьләр оешмалары проектлары һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Станоклар, 3D-принтер һәм тегү җиһазлары куелган остаханә зур кызыксыну уятты. Михаил Сыровацкий яшьләргә эш өчен кирәк булган материаллар һәм инвентарьлар алуда ярдәм итәргә сүз бирде.

ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов ачу тантанасында яхшы сүзләр әйтте: “Лаеш – яшьләр шәһәре”. Яшь кешеләр өчен Кама ярындагы туган шәһәрләрендә үзеңне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылганда моның белән бәхәсләшеп булмы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама Яшьләр үзәге белогорье