Лаеш район башлыгы белән интервью
Барыгызны Яңа ел белән котлыйм!
Илдус Фатыйхович, кагыйдә буларак, ел азагы – бу һәрчак йомгаклар ясау. 2022 ел Сездә нәрсәләре белән истә калыр?
-Минем өчен генә түгел, әмма безнең районда яшәүчеләрнең барысы өчен, бар илебез өчен, тулаем ел җиңелләрдән булмады. Безнең егетләргә Туган илне сакларга басарга туры килде – Лаеш районы егетләре чын батырлык, көчле рух күрсәттеләр, ә безнең халык тупланганлык, кыен чакта ярдәмгә килергә әзерлек күрсәтте. Мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү безнең төп бурыч булды. Без кирәкле кием-салым, медикаментлар, азык-төлек, буржуйка мичләр, квадрокоптерлар, ике автомобиль озаттык. Хатын-кызларыбыз - әниләр, хатыннар, апа-сеңелләр, әбиләр, барысы битараф калмады, алар аерым төркем булдырды, аның исеме “Помощь СВОим”. Алар безнең солдатларга бик тә кирәк булган оекбашлар бәйлиләр, җылы киемнәр җыялар, маскировка ятьмәләре үрәләр. Сүз дә юк, аларның һәркайсы махсус өйрәнү узды.
Икътисад өлкәсендә дә кыенлыклар булды, әмма район республика рейтингында алдагы урынын саклап калды. Моңа ничек ирешелде?
-Бу бик дөрес. Санкцияләр безне тактиканы кискен үзгәртергә һәм экстрен чаралар күрергә мәҗбүр итте. Безнең эшмәкәрләр активлар, яңа шартларга тиз җайлаштырдылар, Лаеш районының инвесторлар өчен мавыктыргыч булуын искә алсак, безнең үсәр җиребез бар.
Лаеш районы территориясендә аккредитацияле 5 сәнәгать паркы эшли. “Иннополис” аерым икътисади зонаның 9 резиденты үз проектларын тормышка уңышлы ашыра. 1876 яңа эш урыны булдырылды.
Эш дәвам итә. ICL компанияләр төркеме “Иннополис” зона территориясендә проектын тормышка ашыра, анда ана платалар җитештерү буенча эш бара. “Трендпласт-М” ЧҖҖ пластиктан көнкүреш әйберләре җитештерә, җитештерү корпусын төзү дәвам итә. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында агымдагы елның 10 аенда социаль-икътисади үсеш рейтингында Лаеш районы 2нче урында.
Безнең аграрийлар икътисадны формалаштыруда зур урын алып тора. Быел бөртеклеләр уңышы гектардан 31,6 центнер тәшкил итте. 428 гектардан 12,5 мең тонна яшелчә культуралары һәм бәрәңге алынды.
Район буенча тулаем савым 8 233 тонна тәшкил итте. 2022 елның 11 аенда 5 489 тонна ит җитештерелгән. Монда район фермерлары һәм кошчыларның өлеше зур, 4 930 тонна кош ите җитештерелгән яки узган ел дәрәҗәсеннән 107%.
Районда 2 эре кошчылык фабрикасы эшли – “Яратель” һәм “Державинский”, алар җитештергән йомырка бар республиканы 82% тәэмин итә.
Аграр секторда төрле милек формасындагы 76 авыл хуҗалыгы берләшмәсе бар: чикләнгән җавапллыктагы 20 җәмгыять, 7 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 49 крестьян-фермер хуҗалыгы, аларда 1400дән артык кеше хезмәт куя.
Киләсе елда бу күрсәткечләр тагын да яхшырыр дип уйлыйм, авыл хуҗалыгы тармагында булачак уңышка яхшы нигез салынды – быел Татар Янтыгы авылында товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелә башлады, ит токымлы 60 баш үгезгә ферма төзелде, Александровка авыл җирлегендә 160 баш савым сыерга терлекчелек комплексы төзелде. Егорьево авыл җирлеге территориясендә “Биосфера Фиш” компаниясе булган 3 балык буасын төзекләндерә һәм 2 яңасын төзи, “Нармонка яшелчәләре” инвестиция проекты тормышка ашырыла, 3,5 гектарда чия бакчасы утыртылган, берьеллык һәм чүлмәк продукциясе кәлшәләре үстерү буенча хуҗалык оештырылган, районда җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнүче фермерлар актив эшли.
Соңгы елларда безнең район торак төзелеше буенча лидерларның берсе, моңа индивидуаль, шулай ук күп квартирлы торак та керә. Быел эшләр ничек бара? Бер яктан караганда бу күрсәткеч сөендерә, икенче яктан – өстәмә бурычлар да куя, өлешчә, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү.
-Әйе, Сез хаклы, без төзелешнең югары темпларын саклый алабыз – пландагы 180 мең кв.м торак урынына 350 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды Бу 195 % тәшкил итә. Шул исәптән Габишево авылының “Северный” микрорайонында дәүләт торак фонды линиясе буенча 56 квартирлы ике торак йорт сафка басты. Инфраструктураны үстерү буенча эшләрне параллель алып бару мөһим. Белем бирү учреждениеләренә килгәндә исә 2022 елның 1 сентябренә 26 мәктәптә 6839 укучы килде, 9 мәктәптә укучылар мәгариф учреждениесе проект куәтеннән 2 тапкыр артык. 25 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 3050 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә балалар бакчасына 1876 бала чиратта тора. Район планында Олы Кабанда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм Кече Кабанда 260 урынга балалар бакчасы төзү бар.
Лаеш районында яшәүчеләргә Сез ниләр теләр идегез?
-Беренчедән, үз сәламәтлегегезне саклагыз. Диспансеризациягә һәм профилактик чараларга җитди карагыз. Быел Лаеш үзәк район хастаханәсендә компьютер томографиясе аппараты эшләячәк кабинетка муницпаль бюджет акчаларына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук күчмә рентген аппараты барлыкка килде, бала тудыру бүлегенә яңа туган сабыйлар өчен ИВЛ аппараты сатып алынды. 65 яшьне узган затлар аерым контрольдә. Сәламәтлек барыннан да кадерле. Икенчедән, мөмкинлеккә карап спорт һәм яраткан эшегез белән шөгыльләнегез, ял өчен вакыт табыгыз.
Барыгызны Яңа ел белән котлыйм. Безне алда яңа җиңүләр һәм бары яхшылыклар гына көтәсенә ышанам. Уңышлар, бәхет, имин тормыш телим, күк йөзебез һәрчак аяз булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев