Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районы башлыгы Илдус Зариповның Төзүчеләр көне белән котлавы

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

  Бу якшәмбедә без үз хезмәтләре белән киләчәкне төзүче кешеләрне зурлыйбыз: сез халыкка уңайлы йортларда яшәү, заманча мәктәпләрдә уку, яңа хастаханәләрдә дәвалану мөмкинлеге бирәсез. Сезнең һөнәрегез нәтиҗәсендә шәһәр һәм авылларыбыз танымаслык итеп үзгәрә, ә тормышыбыз уңайлырак һәм куркынычсызрак була бара.Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәрбер татарстанлының уңайлыгын һәм иминлеген иң мөһим бурыч итеп куя. Нәкъ менә төзелеш комплексы хезмәткәрләре бу бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Агымдагы елда безнең районда капиталь ремонттан соң Имәнкискә авылында балалар бакчасы ачыла, Никольскийда мәктәпне һәм Олы Кабан авылында мәдәният йортын яңарту эшләре тәмамланып килә, Сокурыда яңа башкарма комитет бинасы төзелеше төгәлләнде. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында биш ишегалды территориясе төзекләндерелде. Масштаблы рәвештә юллар ремонтлана — болар бөтенесе Лаеш халкының уңайлыгы өчен башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә.

Шундый зур проектларны тормышка ашыру федераль үзәкнең, ил Президенты Владимир Владимирович Путинның ярдәме, Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның аерым игътибары һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансурович Айзатуллинның даими булышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.Төзелеш өлкәсе белән бәйле булган һәркемгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри уңышлар һәм сез төзегән һәр объект Лаеш районының горурлыгы булуын телим!

Ихтирам белән,Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев