Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында тагын бер чүплек бетерелде

Никольский авыл җирлегенең Пиголи авылы янындагы иске чүплек бетерелде.

Бу чүплек Лаеш районы экологиясенә җитди куркыныч тудырды. Кичә мөһим экологик инициатива тәмамланды — иске чүплектән эз дә калмады.
Лаеш районының Административ-техник инспекциясендә искәртүләренчә, төзелеш чүп-чарларын ачык урынга җыю тыелган. ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, мондый хокук бозу өчен административ штраф каралган. Шуңа күрә халык чүпне тиешсез урыннарда ташламаска, ә чүпне куркынычсыз утильләштерүне тәэмин итәчәк махсуслаштырылган компания белән килешү төзергә тиеш.
Никольский авыл җирлеге башкарма комитетында, йортыбызны яшәү өчен уңайлы һәм матур урын итү өчен, табигатьне бергәләп сакларга өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология Лаеш районы чүплек лаешта реклама