Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында туып үскән егет Минск трактор заводында практика уза

Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студенты Әмир Гафиятов Минск трактор заводында (МТЗ) өченче тапкыр оештырылган «Трактор төзүче-2024» проектында катнаша.

Быел проект сигез студент отряды вәкилләрен җыйды, дип хәбәр ителә. Алар — Белоруссия югары уку йортларыннан 85 егет һәм кыз, шулай ук Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент. Отряд профиленә һәм куелган бурычларга карап, студентлар цехларда, торак-коммуналь бүлектә һәм җәмәгать туклануы комбинатында эшлиләр.
-Мин Казан дәүләт аграр университетында, механизация һәм техник сервис институтында укыйм. Беренче курсны гына тәмамлыйм әле, әмма уку миңа бик ошый, мин башка илдә практика уза алырмын дип көтмәгән идем. Беларуссия үзенең кунакчыллыгы белән сөендерә. Минск трактор заводында болтларны җиңгә беркетү белән шөгыльләнәм. Проект штабы безнең өчен төрле чаралар әзерли, аларда мин актив катнашам, һәм менә шахмат һәм шашка буенча спартакиада призеры булдым. Ә эштән һәм укудан буш вакытта миңа Минскиның мәдәни киңлекләрен өйрәнү ошый, — ди Атабай авылында туып үскән егет.
Студентлар театр һәм кинотеатрларга, музейларга йөриләр, шашка, волейбол, футбол, стритбол, дартс, гер күтәрү буенча спорт ярышларында, шулай ук иҗади конкурсларда катнашалар.
«Трактор төзүче-2024» студентлар хезмәт проекты үз эшен 2024 елның август ахырында тәмамлаячак. Бу вакыт татарстан студентларының хәтерендә озакка калачак һәм иң күңелле истәлекләр генә калдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама атабай Казан дәүләт аграр университеты