Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш балалары өчен урам бәйрәме

Кирпеч Заводы урамында җәйне күңелле бәйрәм белән озаттылар, уку елын күтәренке кәеф белән каршыладылар.

Чараны Белем көненә багышладылар. Күңелле музыка һәм бәйрәмчә бизәлгән ишегалды тирә-яктагы кызлар һәм малайларны җәлеп итте. Әти-әниләре белән бәләкәчләр дә, тиздән мәктәпне тәмамлаучылар да килде.

-Үсеп киүче буын өчен махсус урам бәйрәмен без беренче тапкыр үткәрәбез, - дип сөйләде бәйрәмне оештыручы “Сабантуй” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Надежда Генералова. – Беренче сыйныф укучыларына уку әсбаплары бүләк итәбез. Безнең эш үсеп килүче буын өчен инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән. Тиздән Кирпеч Заводы һәм Урожайная урамнарында грант акчаларына балалар шәһәрчеге төзү эшләре башланачак. Балалар канәгать булырлар.

Кичәне мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина алып барды. Балалар аның белән бергә импровизацияләнгән паровозда “Угадай-ка”, “Музыкальная”, “Театральная”, “Уен”, “Бию” станцияләре буйлап сәяхәт иттеләр. Аларның һәр кайсында балаларны призлар белән күңелле конкурслар, эстафеталар, шулай ук җырлар һәм биюләр көтте.

А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Бер генә бала да бәйрәмнән бүләксез китмәде, өстәвенә күзе бәйләнгән килеш мөстәкыйль кисеп ала алды. Туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне – балаларны да, өлкәннәрне дә аерым зурладылар.

Музыкасыз һәм җырларсыз бәйрәм буламы соң? Якташлары алдында чыгыш ясаган Арина Сөләйманова кичәнең йолдызы булды. Тамашачыларның кайберләре яраткан көйләренә кушылып биеп тә алдылар. Аринаның һәр чыгышы алкышларга күмелде.

Кызлар һәм малайлар, бәләкәчләр һәм үсмерләрнең кәефләре күтәрелде. Матур фотолар истәлеккә калырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы праздник улицы