Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш гимназиясенә - 200 ел

Документлар раслаганча, "1817 елның 22 маенда Лаеш өязендә беренче шәһәр халык училищесы ачыла... бу Казан губернасында шундый өченче уку йорты. Шәһәрдә 37 укучы беренче мәртәбә мәктәп партасы артына утырды...". Лаеш өязендә мәгариф системасы тарихы шул чактан башлана. Мәктәп үз статусын берничә тапкыр үзгәртә, шул ук вакытта күчүчәнлеген саклый һәм гадәтләренә...

Документлар раслаганча, "1817 елның 22 маенда Лаеш өязендә беренче шәһәр халык училищесы ачыла... бу Казан губернасында шундый өченче уку йорты. Шәһәрдә 37 укучы беренче мәртәбә мәктәп партасы артына утырды...".

Лаеш өязендә мәгариф системасы тарихы шул чактан башлана. Мәктәп үз статусын берничә тапкыр үзгәртә, шул ук вакытта күчүчәнлеген саклый һәм гадәтләренә тугры кала. Бер вакытта анда 8 сыйныфка кадәр укыйлар, аннан җиде еллык укытуга күчәләр. Унеллык урта мәктәпнең беренче чыгарылышы 1937 елда була. ХХ гасырның урталарында анда меңнән артык бала белем ала, шул ук вакытта якын тирә авыллардан да киләләр. Мәктәпнең 400 урынлы типовой бинасы 1972 елда гына төзелә. Зур һәм тату коллективта 40тан артык педагог эшли. 2008 елда Лаешның 1нче урта мәктәбе гимназия статусы ала.

Олы тормышка чыккан укучылар Туган илебез иминлеге өчен хезмәт эшчәнлегенә актив кушылалар. Бөек Ватан сугышы елларында аларның күбесе илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып кала. Һәлак булган элекке укучылар истәлегенә 1985 елда, фашистлар Германиясен Җиңүнең 40 еллыгында, мәктәп территориясендә обелиск куела.

Шушы еллар эчендә монда 7000нән артык укучы белем ала. Алар имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр: узган вакытта 190нан артык укучы мәктәпне медальгә тәмамлый. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында мәктәп горурлыгы һәм даны булган күренекле галимнәр дә шактый. Мәсәлән, химия фәннәрн кандидаты Трифонов С.В., техник фәннәр кандидаты Митрофанов Ю.А., профессор, автономлы энергетик җайланмалар турындагы монографияләр авторы Канаев А.А., техник фәннәр докторы Фигуров В.С.,Чиләбе педагогия университеты профессоры,436 фәнни эш , шул исәптән 22 монография авторы Усова А.В. һәм башка бик күпләр. Данилов В.Г., Мәгъсүмов Н.Н., Тюрикова Р.П., Анцыгин В.А., Карпов А.В., Ларионов Б.И. Четаев Н.Г. һәм башкалар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары булдылар.

Мәктәпне тәмамлаучылар - министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре: РФ сугару министры Чернейкин Б.М.,ТР Дәүләт Советы депутаты Васильев В.П., СССР Эчке эшләр министры урынбасары, отставкадагы генерал- лейтенант Демадов Н.И. һәм башкалар да мәктәпне данладылар.

Еллар, дистә еллар үтә, әмма элекке укучылар укытучылары турындагы хатирәләрне кадерләп саклыйлар. Алар мәктәп балалары белән бергә колхоз бакчасында эшләделәр һәм утын әзерләделәр, укучыларны тимурчылык эшенә җәлеп иттеләр һәм спектакльләр куйдылар, "Аҗаган" хәрби-спорт уены һәм җыр белән сафта йөрү смотрлары үткәрделәр. Без югары класслы профессиналлар дип атарга лаек педагоглар хакында горурланып сөйлибез. Алар эчкерсез, энтузиазмлы булулары, балаларны яратулары һәм аларга үз фәннәре нигезләрен бирү белән бергә лаеклы кешеләр тәрбияләргә омтылулары белән аерылып тордылар. Менә ул педагогик хезмәтнең якты шәхесләре - Анцыгина Н.Н., Юдина Е.И., Тимофеева М.Н., Козина В.И., Рылеева В.В. Исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде. Лаешның 1нче мәктәбендә гаиләләре, династияләре белән эшләделәр: Ворониннар, Жарковскийлар, Фигуровлар, Сорокиннар, Тифоровлар, Александровлар, Карсаловлар...

Гимназиянең хәзерге укытучылары өлкән буын коллегаларының лаеклы дәвамчылары. Бүген монда тотрыклы, чын профессионаллар коллективы эшли. 30 педагогның 14е шушы мәктәпне тәмамлаган, өчесе - халык мәгарифе отличнигы, дүртесе "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" билгесенә лаек булган. Алты укытучы югары квалификацияле, икесе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бишесе - "Безнең яхшы укытучы" гранты иясе. Мәктәптә"Мәгариф" - "Россиянең яхшыаукытучылары" милли проектынды җиңүче бар һәм берсенә "Серафимовский учитель" исеме бирелде.

Лаешның 1нче гимназиясе Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен мәйданчык булып тора. Хәзер анда 370 кеше укый. Монда өстәмә һөнәри белем бирү алга киткән. Мәктәпне тәмамлаучылар ике һөнәр алалар: 3 разрядлы пешекче-кондитер һәм ЭВМ операторы. Елның елында укучылар төрле фестивальләрдә, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашалар һәм призлар яулыйлар.

2016 елда гимназия коллективы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка районның мәгариф системасын лаеклы тәкъдим иттеләр. Аның базасында республика август киңәшмәсе үткәрелде.

Лаешның 1нче гимназиясе чын мәгънәдә республикада иң яхшы мәгариф учреждениеләренең берсе. Ул хәзер дә элекке кебек тулы тормыш белән яши, үсә һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмый.

Людмила Никонорова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район