Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш каратэ осталары – Татарстанда иң яхшылар

Кекусинкай каратэ буенча Татарстан Республика чемпионатында һәм беренчелегендә Лаеш спортчылары алтын һәм көмеш медальләр яулады. Ярышлар Казанның "Ак барс" Көрәш сараенда узды. Россия Федерациясе республикалары һәм өлкәләреннән иң көчле спортчылар - 7 кю һәм аннан югары квалификацияләлеләр бу мәртәбәле ярышта катнашу хокукын алды. Лаеш районы данын Фәнис Галимов (12 яшь)...

Кекусинкай каратэ буенча Татарстан Республика чемпионатында һәм беренчелегендә Лаеш спортчылары алтын һәм көмеш медальләр яулады.

Ярышлар Казанның "Ак барс" Көрәш сараенда узды. Россия Федерациясе республикалары һәм өлкәләреннән иң көчле спортчылар - 7 кю һәм аннан югары квалификацияләлеләр бу мәртәбәле ярышта катнашу хокукын алды.

Лаеш районы данын Фәнис Галимов (12 яшь) һәм Азат Сәидов (13 яшь) яклады. Алар осталык күрсәтеп югары уңышка иреште: Фәнис алтын медаль, ә Азат көмеш медаль алды.

- Аларның ярышларда җиңүе - барыннан да элек ата-аналары тырышлыгы нәтиҗәсе, - ди тренерлар Александр Жанахин. - Алар улларын дөрес, спорт сөюче итеп тәрбиялиләр. Безнең каратэ осталарының киләчәге өметле булуына шик юк.

Белешмәләр өчен: бу спорт төре белән күптән түгел генә шөгыльләнә башласалар да, Фәнис Галимов өченче тапкыр кубок алып кайтты. Ә Азат Сәйдовның мондый зур ярышларда беренче җиңүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район