Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш пенсионерлары медальләр белән кайттылар

Алар пенсионерларның "Өченче яшь" VII Республика спартакиадасы финалында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Спартакиада өлкән яшьтәге кешеләргә актив яшәү рәвеше алып барырга булыша. Быел анда республиканың 14 шәһәре һәм 30 районы командалары катнашты. Ирләр арасында иң өлкән катнашучыга 85 яшь, ә хатын-кызлар арасында - 72 яшь. 450дән артык спортчы шәхси һәм команда...

Алар пенсионерларның "Өченче яшь" VII Республика спартакиадасы финалында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Спартакиада өлкән яшьтәге кешеләргә актив яшәү рәвеше алып барырга булыша. Быел анда республиканың 14 шәһәре һәм 30 районы командалары катнашты. Ирләр арасында иң өлкән катнашучыга 85 яшь, ә хатын-кызлар арасында - 72 яшь.

450дән артык спортчы шәхси һәм команда беренчелегендә спортның 6 төрендә призлы урыннар өчен көч сынашты: өстәл теннисы, ату, дартс, җиңел атлетика, йөзү һәм эстафета. Өстәл теннисында Маргарита Худайдатова алтын һәм Виталий Колесников бронза медаль алдылар. Йөзүдә Валентина Шоронова дүртенче, Илдар Баталов - сигезенче булды. Команда эстафетасында безнең йөзүчеләр өченче урынга чыктылар. Атуда Людмила Никифорова ике көндәшеннән генә калышты.

Спартакиадада катнашкан Лаеш районы пенсионерлары ярышларга баруны оештыручыларның барысына рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район