Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш район судына – 90 ел

1981 елда Космонавтлар урамында судның ике катлы яңа типовой бинасы төзелә. 1993 елда халык суды ТР Лаеш район суды дип үзгәртелә. Аның штаты сизелерлек арта. 2007 елда икенче кат үзгәртеп корыла, өченчесе төзелә. Ул вакытта Лаеш суды рәисе Фирдәвис Фазлыев була, бу вазифага 1987 елның июнендә билгеләнә. Район судына ул...

1981 елда Космонавтлар урамында судның ике катлы яңа типовой бинасы төзелә.

1993 елда халык суды ТР Лаеш район суды дип үзгәртелә. Аның штаты сизелерлек арта. 2007 елда икенче кат үзгәртеп корыла, өченчесе төзелә.

Ул вакытта Лаеш суды рәисе Фирдәвис Фазлыев була, бу вазифага 1987 елның июнендә билгеләнә. Район судына ул егерме җиде ел җитәкчелек итә, тату коллектив булдыра, күп кенә традицияләргә нигез сала. Аңа ТРның атказанган юристы исеме бирелә. Фирдәвис Хәнипович беренче һәм икенче дәрәҗә "Россия Федерациясе суд системасындагы хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

2014 елның маенда аны Татрастан Республикасының атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев алыштыра. Ул Лаеш район судында тупланган бар яхшыны саклый, эшкә яңа алымнар һәм тенденцияләр кертә.

Лаеш район судында эшләгән судьялар район судлары рәисләре булды. Мәсәлән, Раил Шәйдуллин ( Казан), Әшрәф Нурмөхәммәтов (Алексеевский).

Судта кешеләргә - төп казанышка сакчыл мөнәсәбәт хөкем сөрә. Үз ветераннарын онытмыйлар. Иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе - Разыя Нуруллина. Аның стажы 53 ел 6 ай тәшкил итә. Разыя Ногмановна 1947 елның августыннан район судында эшләгән. Эшләр башкаручы, суд утырышлары секретаре, канцелярия мөдире була. Татьяна Игнашина судта 37 елга якын эшли, ул озак вакытлар суд утырышы секретаре була, ә хәзер кадрлар хезмәте өчен җаваплы.

Хөрмәтле Гүзәл Фролова һәм Ольга Тюлюкова хәзер отставкадагы судьялар. Хәзерге вакытта тәҗрибәле судьялар Фәния Ширшлина, Лилия Сибатова һәм Диләрә Гобәева гадел хөкем сагында торалар. Яңа кадрлар белән тулылану бара: җәмәгать судьясы Евгений Рябин Лаеш район судына күчте.

Үз тормышларын судта эшләү белән бәйләгән һәм аның тарихында эз калдырган хезмәткәрләрне күп санарга була, әлбәттә.

2001 елда җәмәгать юстициясе барлыкка килү белән Лаеш районында җәмәгать судьяларының 2 суд участогы ачыла. Хәзерге вакытта Платон Петрушенко җәмәгать судьясы.

Кешеләр язмышлары өчен җаваплылыклары зур һәм эшләре күп булуга да карамастан суд хезмәткәрләре спорт белән шөгыльләнергә, хәйрия ярдәме күрсәтергә вакыт табалар, массакүләм мәдәни чараларда актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Мәсәлән, 2014 елда "Фемида - в содружестве муз" республика конкурсында тугыз команда арасында 1нче урын алалар. Ел саен Россия чаңгы юлларында актив катнашалар, Лаеш балалар йорты территориясен төзекләндерүдә булышалар.

Бу тату һәм бердәм профессионаллар коллективы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район