Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы тотрыклы үсә

Узган 2021 ел үзенчәлекле булды. COVID-19 кешеләрнең гадәти тормышына, оешмалар, предприятиеләр һәм төрле хезмәтләр эшенә шактый үзгәрешләр кертте.

Шул ук вакытта ел истәлекле  сәяси, социаль-мәдәни вакыйгаларга да бай булды:  2020 елда (2021 елга күчерелгән) Бөтенроссия халык санын алу, Россия Федерациясе сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм Россиядә Фән елы һәм Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар.

Узган елда район предприятиеләренең икътисады үсешен саклау, кече бизнесны үстерү, районның салым салу базасын тулыландыру, ахыр чиктә – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү төп бурычлар булды. Район предприятиеләр һәм оешмаларның өзеклекләрсез  эшен тәэмин итә алды. 2021 елда республиканың муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади үсеше гомуми рейтингында Лаеш районы 1нче урында һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре булган муниципаль районнар арасында да беренче.

 

2021 елда район предприятиеләре 56 миллиард 785 миллион сумлык сәнәгать продукциясе озатканнар, үсеш 20,7%тан артык.

 

Пандемия сәбәпле эшсезлек дәрәҗәсен киметү өчен халыкны үзмәшгульлек категориясенә җәлеп итү буенча зур эш башкарылды. Шуның нәтиҗәсендә районда 2355 тирәсе үзмәшгуль граждан теркәлгән, алар эшчәнлекнең төрле төрләре белән шөгыльләнә. Районда эшсезлек дәрәҗәсе 1 гыйнварга 0,23% тәшкил итте.

Район керемнәрнең тотрыклы керүен тәэмин итте. Салымнар һәм салым булмаган керемнәр рәвешендә узган елда районның консолидацияле бюджетына 972 миллион сум акча кергән. Республика һәм федераль акчаларны исәпкә алып керемнәрнең гомуми күләме 1 миллиард 644 миллион сум тәшкил итте.

Район икътисады үсешенә сәнәгать предприятиеләре зур өлеш кертә. Азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү тармагын “КЖК” ЧҖҖ тәкъдим итә.

Узган елда “Ай-СиЭл” компанияләр төркеме предприятиеләре 10,1 миллиард сумлык товар җитештергәннәр, эшләр һәм хезмәт күрсәткәннәр. Хезмәткәрләрнең гомуми саны 2600 кеше тәшкил итә.

Бүген район территориясендә эре инвестиция проектлары тормышка ашырыла.

Хәерби авылындагы “КИМЗ-Луч” АҖ җитештерү мәйданчыгында бер тапкыр кулланыла торган медицина инструментлары җитештерү һәм стерильләштерү буенча заманча сәнәгать комплексы эшли. 2021 елда гомуми мәйданы 4500 квадрат метр булган мәйданда өч яңа җитештерү корпусы эшли башлады, инвестиция суммасы – 100 млн. сум, хезмәткәрләр саны 100 кешегә җитте. Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 9000 кв.м булган тагын 6 корпус төзеп җитештерү куәтен арттыру ниятләнә. Пландагы инвестиция күләме 400 млн. сумнан артык тәшкил итә. 2022 елда эшчеләр санын 200 кешегә җиткерү планлаштырыла.

“ 2013-2023 елларда Татарстан Республикасында газмотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы кысаларында Усадыда автомобиль газтутыру компрессор станциясе төзелде. “Биосфера-Фиш”  балык үрчетү комплексының керкә үстерү өчен өченче чираты эшкә кереште. Инвестицияләр суммасы 150 млн. сум тәшкил итте. Столбище авылында блок-контейнерлардан модульле биналар , ангар капкалары һәм сендвич-панельләр җитештерү буенча Халыкара “Дорхан” концернының икенче заводы тантаналы төстә ачылды.

Районда сәнәгать мәйданчыкларын һәм паркларын үстерү буенча эш дәвам итә. Мәсәлән, биш авыл җирлегендә һәм район үзәгендә җиде сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, аларда 39 резидент уңышлы үсә.

Узган ел безнең хәтердә тормышыбызны яхшырткан истәлекле вакыйгалары һәм ачышлары белән истә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Лаеш районы тотрыклы үсә