Лаеш районы турында яратып
Лаеш районына 95 яшь тулды.
1927 елның 14 февралендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты карарына ярашлы төстә тәҗрибә рәвешендә Татар республикасында 10 район ясала, алар арасында –Лаеш районы да бар.
Бераз тарихтан
Бу Татарстан Республикасы составында төзелгән территория зурлыгы буенча бишенче административ берәмлек.
Районның чикләре һәм административ бүленеш берничә мәртәбә үзгәрә. 1938 елда территориянең бер өлеше Столбище, 1944 елда Солтан (1946 елдан – Корноухово) районнарына китә. 1950нче елларда район чикләре Лаеш районы составына кергән бетерелгән Корноухово һәм Столбище районнары исәбенә зурая.
Районның тарихи тамырлары тирән. Ватаныбыз горурлыгы булган исемнәр аның елъязмасына керә.Мәсәлән, күренекле язучы, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин Лаеш җирендә туган. Район территориясендә безнең көнгә кадәр сакланган 27 архитектура һәйкәле бар. Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районына Мәскәү, Ленинград, Белоруссия һәм башка җирләрдән эвакуацияләнгәннәр урнаштырыла. Лаеш җирендә руслар, татарлар, башкортлар, чуашлар, украиннар һәм башка милләт вәкилләре дус, тату яши. Алар район һәм республика муллыгы өчен эшләп туган җиргә үзгә мөнәсәбәт күрсәтәләр. Ә күпләренең төп принцибы – кайда туган, шунда кирәккән.
Лаеш районында яшәүчеләр сөйли
Виталий Германов
“Кайда туган, шунда кирәккән” халык мәкале бу минем хакта. Кече яшьтән үк тормышым һәм язмышым безнең район белән бәйле. Һәрчак терлек асрадык, бакча, басуда бәрәңге җире, печән чабу участогы бар иде. Боларның барысы булачак һөнәремне сайлауга этәргеч бирде. Республиканың беренче затлары Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Мин үземнең Аграр академиядә (хәзер КДАУ) укуыма һәм “Галим агроном” белгечлеге алуыма чиксез шатмын.”Авыл хуҗалыгында нечкәлекләрсез идарә итәргә була, әмма ул ахмаклыкларны яратмый. Күпчелек фикере, ул аерата җиңел шөгыльне күрсәтә һәм бер нинди акыл таләп итми, хакыйкатьтән бик ерак” - борынгы рим язучысының бу сүзләре минем девизыма әйләнде һәм мин аларны авыл хуҗалыгыннан ерак булганнар белән үткәрәм.
Лаеш районы оешуның 95 еллыгы алдыннан аның чәчәк атуын, аның турында Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, аннан еракларда да фәкать яхшы яктан, позитив белән сөйләүләрен телим.
Лаеш районының географик, икътисади, геополитик урнашуы үзенчәлекле. Республика башкаласы белән якын булу нәтиҗәсендә без авыл хуҗалыгы продуктлары сату өчен базар табабыз. Район территориясендә инфраструктура яхшы үскән, барлык төр транспорт булган (һава, җир һәм елга) логистика, алар Россия чикләрендә генә хезмәт күрсәтмиләр, якын һәм ерак чит илләргә йөриләр.
Лаешлыларның барысына нык сәламәтлек телим, аеруча азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләргә, чөнки фермер, авыл эшчәне хезмәте хөрмәткә лаек. Һәр өйдә табыннарыбыз үзебезнең басуларда үскән нигъмәтләр белән тулы булсын, безнең әйләнә-тирәдәге искиткеч табигать киләчәктә дә безнең күңелләрне сөендерсен. Ә без боларның барысын саклау һәм арттыру өчен бар көчебезне куярбыз. Бәйрәм белән, Лаеш районы! 95 яшең белән!
Державино авыл җирлегебашлыгы Исламия Камалиева
Миңа безнең район бик тә ошый – табигате һәм хезмәт сөючән кешеләре белән бай ул. Ул тотрыклы үсә, аеруча соңгы елларда. Ни өчен мин туган авылымда яшәргә һәм эшләргә калдым? Моның берничә сәбәбе булды. Үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, “Россия” совхозына эшкә юллама алдым. Тиздән без ирем белән Казанга китәргә булдык, әмма анда озак яшәмәдек. Безнең авылда Гыйльфан Вафин җитәкчелегендә совхоз оешкач, без үз туган җиребезгә кайтып төпләнергә хәл иттек. Мин бухгалтер, ирем механизатор булып эшли башладык. Шулай итеп үз җиребездә калдык. 2005 елда миңа авыл җирлеге башлыгы вазифасын йөкләделәр. Шуннан бирле бар җирлек муллыгы, иминлеге өчен хезмәт куям. “Кайда туган, шунда кирәккән” принцибы буенча яшим. Туган авылымда калуыма бер дә үкенмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев