Лаеш районы пенсионерлары командасы иң яхшы бишлеккә керде
Район пенсионерлары командасы пенсионерларның "Өченче яшь" V нче комплекслы республика Спартакиадасында гомумкоманда исәбендә дүртенче урын алды. Спартакиада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы кертелүгә багышланды. Беренче шәхси урынны теннис турнирында Маргарита Худайдатова алды. Йөзүдә дүртенче - Валентина Шаронова, шул ук спорт төрендә бишенче -...
Район пенсионерлары командасы пенсионерларның "Өченче яшь" V нче комплекслы республика Спартакиадасында гомумкоманда исәбендә дүртенче урын алды. Спартакиада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы кертелүгә багышланды. Беренче шәхси урынны теннис турнирында Маргарита Худайдатова алды. Йөзүдә дүртенче - Валентина Шаронова, шул ук спорт төрендә бишенче - Илдар Батталов.
Безнең район командасы бернинди арттырусыз үзенең формасы белән барын да таң калдырды: ак чалбар һәм район гербы төшерелгән, "Лаеш районы" дип язылган футболка, Җиңү символикасы белән зәңгәр атлас шарф һәм ак бейсболка. Башка районнар командалары вәкилләре безнең якташлар янына килеп үзләренең соклануларын җиткерделәр. Ә Кайбыч районы спортчылары берничә тапкыр фотога төшерделәр һәм "Үз башлыгыбызга күрсәтик әле, башка районнарның командаларын ярышларга ничек җибәрүләрен белсеннәр", - диделәр. Көндәшләрнең берсе, Лаешның Куйбышев диңгезе ярында урнашканлыгын күздә тотып: "Сез бит портныкылар", - диде. Моңа безнең спортчылар югалып калмады: "Безнең район башлыгыбыз шундый, шуңа күрә без дә шулай җитди күренәбез!" - диделәр шаяртып.
"Өченче яшь" спартакиадасы "Россия пенсионерларының ТР берлеге" иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев