Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы – Татарстан лидерларының берсе

Россия икътисады җиңел булмаган чор кичерә. Әмма мондый катлаулы шартларда да Лаеш районы планлы төстә алга бара. Социаль-икътисади үсештә югары күрсәткечләр - бу сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы һәм хезмәтләр өлкәсенең уңышлы эш нәтиҗәсе, шулай ук кече һәм урта бизнес тырышлыгы да. Географик яктан уңай урнашу, транспорт артерияләре кисешү, логистик...

Россия икътисады җиңел булмаган чор кичерә. Әмма мондый катлаулы шартларда да Лаеш районы планлы төстә алга бара.

Социаль-икътисади үсештә югары күрсәткечләр - бу сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы һәм хезмәтләр өлкәсенең уңышлы эш нәтиҗәсе, шулай ук кече һәм урта бизнес тырышлыгы да.

Географик яктан уңай урнашу, транспорт артерияләре кисешү, логистик үзәкләр, тиз үсүче инфраструктура, инновацияләргә ачык булу Лаеш җирендә үз эшен башларга теләүчеләргә киң перспективалар ача.

Боларның буш сүзләр булмавын раслау өчен берничә сан китерик. 2017 елның беренче яртысында 15, 7 миллиард сумлык үз җитештергән товарлар озатылган, эшләр башкарылган һәм хезмәтләр күрсәтелгән, бу узган елдагы күрсәткечтән 109,4% тәшкил итә. Шул ук чорда инвестицияләр күләме 3,9 миллиард сум тәшкил иткән. Күп яктан мондый күрсәткечләрне халыкара "Казан" аэропорты, ICL КПО ВС сәнәгать электроникасы заводы, "Транснефть" компаниясенең "Ковали" нефть кудыру станциясе, "Нәфис" компанияләр төркеме, "ИНВЭНТ" технополисы, "Россия почтасы" логистик үзәге кебек эре предприятиеләр тәэмин итә.

Кече һәм урта бизнес үсә: "Тулпар" компанияләр төркеме, "Дорхан - ХХI гасыр Казан", "Ферекс", "СМП Механика", "ИВЦ Инжехим", "ХаРаШа" һәм башкалар.Тулаем территориаль продуктның гомуми күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 2016 ел йомгаклары буенча 24,3% тәшкил итә.

Сәнәгать мәйданчыклары булдыру һәм үстерү инвестицияләр җәлеп итүче факторларының берсе. Бу район халкын эш урыннары белән тәэмин итә, яңа резидентлар җәлеп итә, Татарстан һәм Россиянең башка предприятиеләре белән икътисади элемтәләрне үстерә. Лаеш районында 150 гектар җирдә сигез мәйданчык һәм индустриаль парк эшли. Аларда 30дан артык резидент эшли, шул исәптән эре предприятиеләр белән берлектә.

Район предприятиеләре җитештергән продукция республикадан читтә дә билгеле, аңа ихтыяҗ зур. Мәсәлән, "Ферекс" яктырткычлары илебезнең эре гипермаркетларында, шулай ук "Казан-Арена" стадионында һәм Иннополиста кулланыла. "ИноПарк Рождествено"да җитештерелгән силикон-уретан полимерлар һәм алар нигезендәге эшләнгән герметиклар Төркия һәи Иран базарларына китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район