Лаеш районында Россия Герое исемен мәңгеләштерәчәкләр
Республика көненә Марат Әхмәтшинга һәйкәл кую һәм аның исемен йөрткән парк ачу планлаштырыла. Террорчылыкка каршы махсус операция барышында Сириядә һәлак булган Россия Героена монумент Лаешның Җиңү паркында куелачак.
Атабайда Марат Радикович исемен йөртәчәк паркны төзү эше тулы көчкә бара. Моңа кадәр Атабай урта мәктәбенә Герой исеме бирелде һәм мемориаль такта ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев