Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районының иң тату сыйныфы серләре

Мәктәп укучыларының әти-әниләре балалары белән һәрчакта да уртак тел таба алмыйлар. Ә менә Столбище мәктәбенең җиденче кадетлар сыйныфында әниләр, әтиләр һәм балалар бер зур һәм тату сыйныфка берләшкәннәр. Ата-аналар комитеты җиденче сыйныф балаларын тәрбияләүгә һәм җәмәгать тормышына актив җәлеп ителгән. Аларның тырышлыгы күптән түгел иң югары бәя алган. Алар ата-аналар...

Мәктәп укучыларының әти-әниләре балалары белән һәрчакта да уртак тел таба алмыйлар. Ә менә Столбище мәктәбенең җиденче кадетлар сыйныфында әниләр, әтиләр һәм балалар бер зур һәм тату сыйныфка берләшкәннәр.

Ата-аналар комитеты җиденче сыйныф балаларын тәрбияләүгә һәм җәмәгать тормышына актив җәлеп ителгән. Аларның тырышлыгы күптән түгел иң югары бәя алган. Алар ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсында җиңү яулаганнар.

Башта бигүк җиңел булмаган. Әти-әниләргә һәм балаларга уртак тел табу өчен вакыт кирәк була, аеруча гади булмаган кадетлар сыйныфында. Әмма барлык әтиләр һәм әниләрнең балаларны чын чынлап бәхетле итү теләге зур була.

-Без балалар язмышына битараф түгел, - дип билгеләп үтте ата-аналар комитеты әгъзасы Рәмзия Хаҗиева. - Баланың гармоник үсешен теләгәндә вакыт та, акчалар да кызганыч түгел.

Ә эш күп була. Яшь кадетларның әти-әниләре үзара вазифаларны һәр кеше билгеле бер төр эшчәнлек өчен җавап бирерлек итеп бүләләр. Шулай итеп сыйныфта спорт, туризм һәм башка министрлыклар барлыкка килә.

-Комитет эшендә әниләр белән бергә әтиләр дә катнаша, - дип сөйли Марат Хәсәнов. - Бездә мәҗбүр итү юк, барыбыз да балалар белән шөгыльләнергә шатбыз. Безнең өчен сыйныфта читләр юк, аларның барысы, малайлар һәм кызлар үзебезнеке.

Дус, тату сыйныф - бу педагогларның, әти-әниләр һәм укучыларның җиңел булмаган хезмәте. Ата-аналар комитетының барлык башлангычларын мәктәп директоры һәм сыйныф җитәкчесе хуплый. Ә инициативалы әниләр һәм әтиләрнең идеяләре бик күп була.

-Бөек Җиңүнең 70 еллыгына балаларның Бөек Ватан сугышында катнашкан үз бабалары һәм карт бабалары турында язылган иншаларыннан брошюра чыгардык, - дип сөйли ата-аналар комитеты рәисе Любовь Чиглеева. - Һәр укучы үз эссесын язды. Тетрәндергеч килеп чыкты. Аларның эшләре Интернетка да урнаштырылды. Һәр укучыга без исемле кружка эшләттек. Еллар үтәр, ә истәлек калыр.

Бергә үткәрелгән чаралар балаларны да, шулай ук әти-әниләрне дә берләштерә. Алар бергәләп төрле әйберләр ясыйлар, спорт уеннары уйныйлар, походларга яки экскурсияләргә баралар. Ә ярты елга бер мәртәбә әти-әниләре белән Россиянең башка шәһәрләренә баралар.

-Сочида, Севастопольдә, Екатеринбургта булдык, Идел буйлап теплоходта йөрдек, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Оксана Горбачева. - Бу барыбыз өчен яңа тәэсирләр, яңа ачышлар.Фоторәсемнәр истәлеккә кала, без аларны елга бер тапкыр зур фотоальбом итеп бастырабыз. Ә иң кызыклы фотолар безнең сыйныф календарена керә.

-Мәктәп этабында биш сыйныф катнашты, - дип дәвам итә Анна Хәсәнова. - Район конкурсы иң кыены булды. Аңа озак һәм җитди әзерләндек. Костюмнар, иҗат номерлары әзерләдек, социаль челтәрләрдә битләр булдырдык. Дулкынлануыбыз көчле булды, әмма үз көчебезгә шикләнмәдек, шуңа күрә җиңдек тә.

Алда бик тә җаваплы этап көтә. Столбищелыларга Лаеш районы данын якларга туры килде.

-Республика туры эмоциональ яктан җиңелрәк булды, - дип искә төшерә Любовь Чиглеева. - Әмма аңа ныклап әзерләндек. Видеороликлар төшердек, портфолио, фотоальбомнар әзерләдек. Җиде минут эчендә без үзебезнең "Время выбрало нас" исемле проектның асылын ачарга тиеш идек. Һәм без бу бурычны үтәдек, беренче дәрәҗә диплом яуладык. Приз сыйфатында Казандагы танып белү һәм күңел ачу үзәкләренә баруга сертификатлар алдык. Без аларны Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк иттек.

Мондый мактаулы конкурста җиңү үз балаларын чын патриотлар һәм җәмгыятьнең лаеклы әгъзаларын тәрбияләү өчен болай да актив әти-әниләрнең теләкләрен көчәйтте генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район