Лаеш районының барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау белән котлыйбыз
Районда иң тыныч Соңгы кыңгырау онлайн уза. Балаларының укуы тәмамлануга барыннан да бигрәк әти-әниләре шатлана.
Чираттагы уку елы тәмамланды, әмма ул гомуми белем бирүнең вакытлыча яңа формасы – өйдә уку белән бәйле рәвештә озакка истә калачак.
Балаларының укуы тәмамлануга барыннан да бигрәк аларның әти-әниләре шатлана. Чөнки аларның барысына да күпмедер дәрәҗәдә өстәмә рәвештә укытучы квалификациясе алырга туры килде, бигрәк тә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына.
Кызганычка каршы, 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм линейкасы булмый, тик алар актив рәвештә смс-хәбәрләр һәм бәхетле елмаючы йөзләренең фотосурәтләре белән алмаша. Бары тик мәктәп тәрәзәләрендәге шарлар аппликациясе генә бәйрәм турында искә төшерә.
Балалар һәм ата-аналар яраткан укытучыларын сагыналар. Бәхетле очрашу бу елның 1 сентябрендә үк булыр дип көтелә.
Барыгызны да онлайн Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев