Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районының ТИҮләре төзекләндерүдә булышалар

Җәмгыять белән хакимият диалогы - теләсә кайсы дәүләтнең мөһим бурычы. Лаеш районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮ) гражданнар проблемаларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Безнең район ТИҮләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үткәргән конкурста беренче генә ел катнашмыйлар. Һәм берничә тапкыр җиңү яуладылар.

-Лаеш районы вәкилләре иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәгә республика конкурсында берничә тапкыр җиңделәр, - дип сөйләде иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча координация советы рәисе Илгизә Тимершина. - Грант акчаларын игелекле максатларга юнәлттек. Мәсәлән, Җиңү һәм Горький паркларында, Иске Пристаньда, Уңыш һәм Җитештерү урамнарында, шулай ук мәчет янында балалар мәйданчыклары төзекләндерелде. ТИҮләр үсеше белән соңгы елларда уртак уңайлык өчен бик күп эш башкарылды.

Илгизә Нәҗип кызы сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Лаеш районында 19 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Конкурсның муниципаль этабында аларның унысы сайлап алынды, алар киләсе этапка уздылар. Һәм дүртесе «60 меңгә кадәр кеше булган шәһәр җирлекләре» һәм Авыл җирлекләрекатегорияләрендә призлы урыннар яуладылар.

- Беренче урынны Вера Баннова җитәкчелегендәге «Үзәк» ТИҮ алды, - ди Илгизә Тимершина. - Өченче урын минем җитәкчелегем астындагы Сәйдәшев ТИҮдә. Бишенче урыннарны «Балык заводы» (җитәкчесе Лидия Грабалина) һәм «Чирпы» (җитәкчесе Кәүсәрия Гаязова) ТИҮләре яулады. Район алган грант акчаларының гомуми суммасы 1,41 миллион сум тәшкил итә.

Бу акчалар Лаеш шәһәрен һәм Чирпы авылын төзекләндерүгә тотылачак. Беренче Май урамындагы яңа скверны төзекләндерү, Юбилей урамындагы паркта балалар мәйданчыгы һәм ике контейнер мәйданчыгы, шулай ук Чирпыда балалар мәйданчыгы һәм сәнгать композициясе урнаштыру планлаштырыла. Барлык эшләр дә октябрьгә тәмамланырга тиеш.

-Халыкка муниципаль милеккә сакчыл карауларын һәм җәмәгать киңлекләрендә чүпләмәүләрен сорап мөрәҗәгать итәсе килә, - дип өстәде Илгизә Нәҗиповна. - Урамнарны төзекләндерү һәм андагы тәртип – һәр гражданның эше.

ТИҮләр шәһәр һәм район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Хакимият һәм гражданнарның нәтиҗәле хезмәттәшлеге барышында хәл ителәчәк актуаль мәсьәләләр аз түгел, территориаль иҗтимагый үзидарәләр шуның өчен барлыкка килде дә инде.

-Республика конкурсларында гына катнашу белән чикләнергә теләмибез, - ди Илгизә Тимершина. – Тик хәзер ТИҮләрнең төгәл юридик статусы юк. Алар юридик затлар, иҗтимагый яки коммерциячел булмаган оешмалар булып тормый. Аны федераль закон билгеләргә тиеш. Бу мәсьәлә хәл ителгәч, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Безнең уртак файдага эшләргә омтылышыбыз һәм мотивациябез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы